Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 15:12

Юллар – көнүзәк мәсьәлә

БСТ каналындагы туры эфирда Башкортстанда юллар мәсьәләсе буенча брифинг үтте.

Юллар – көнүзәк мәсьәлә
Юллар – көнүзәк мәсьәлә

Нинди трассалар барлыкка килүе һәм иң актуаль объектлар кайчан тапшырылачагы турында БСТ телеканалында туры эфирда республиканың транспорт министрлыгы җитәкчеләре һәм башка профильле ведомстволар вәкилләре белән сөйләштеләр.

Башкортстанда, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, 1300 км төбәк, муниципальара һәм урындагы юллар ремонтланган. 56 км магистраль торгызылган һәм реконструкцияләнгән, 460 метрдан артык күпер норматив хәлгә китерелгән, шулай ук 200 метр күпер төзелгән. Шуларның 158 км юллар һәм 372 метр күперләр «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ремонтланган.

Республиканың Транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел ремонт, реконструкция, юллар һәм күперләр төзелешенә республиканың Юл фондыннан 38,6 млрд сум акча юнәлтелгән. Шуның 4,1 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

"Безнең төп бурыч - төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юллар буенча хәрәкәт иткәндә Башкортстан халкы өчен хәвефсезлек һәм уңайлылык тәэмин итү", - диде брингфигта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.

Шул ук вакытта төбәктә терәк челтәренә керә торган юлларга аерым игътибар бирелә. Әйтик, 2024 елда гына да 60 километрдан артык шундый юл норматив хәлгә китерелгән.

"Туристлык объектларына бара торган трассаларны ремонтлыйбыз. Гомумән алганда, быел республикада гомум озынлыгы 72 км булган алты юл участогына ремонт ясалган. Алар арасында Уфа — Инҗәр — Белорет, Благовещен — Павловка, Уфа — Охлебинино, Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск, Уфа — Иглин — Красная Горка — Павловка, Стәрлетамак — Раевка юллары бар", - дип санап китте транспорт министры.

Моннан тыш, республикада капиталь ремонт, юлларны реконструкцияләү һәм гомум озынлыгы 54 километрдан артык булган яңа объектлар төзелде. Сүз Уфадан төзелгән 13,9 км озынлыктагы Көнчыгыш чыгу юлы буенча хәрәкәтне башлап җибәрү, реконструкциядән соң Бөре — Тазтүбә — Сатка юлының озынлыгы 40,6 км булган участогын ачу һәм Уфада 440 метр озынлыктагы Шакша күперен капиталь ремонтлау турында бара.

Көнчыгыш чыгу юлын төзү мәсьәләсе дистәләрчә еллар буена үз чишелешен көтте. Республика Башлыгы Радий Хәбировның күрсәтмләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, ул куллануга тапшырылды.

Шакша күпере ачылды. Бу хакта брифинг барышында Уфа шәһәре хакимиятенең төзелеш, юллар һәм ясалма корылмалар ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе белдерде.

Аның сүзләренчә, эш срокларын арттыруга берничә объектив фактор сәбәпче булган. Әйтик, юл өслеген төзегәндә аннан читкә барлык инженерлык челтәрләре күчерелә. Мондый күчерү күләме реконструкцияләнә торган юлның һәр километрына 10 километр челтәр тәшкил иткән.

Әмма төп катлаулылык - халыктан һәм эшкуарлардан җир кишәрлекләрен сатып алуда. «Көньяк капка» төзелеше өчен күчемсез милек объектлары урнашкан 147 җир кишәрлеге алынган, аларда 411 милекче яши. Шул ук вакытта аларның 59 проценты гына мэрия белән ирекле тәртиптә килешү төзегән, ә калганнары белән мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры килгән.

Вадим Мөгътәбәров, Балтач районы Хакимияте башлыгының төзелеш эшләре буенча урынбасары:

—Брифинг оешкан төстә узды. Ел нәтиҗәләре куанычлы. Белгечләр барлык мөһим сорауларга да тукталып, җентеклап аңлатма биреп үттеләр.

Юллар безнең яшәешнең мөһим бер өлеше булып тора. Шуңа күрә Балтач районында да юллар төзү һәм төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. 2024нче елда җирле әһәмияттәге 18,7 километр юл ремонтланды. Шулай ук 6,8 километр озынлыкта муниципальара әһәмияттәге юл ремонтланды. Әлеге вакытта “Авыл территорияләрен коплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә Күзәй авылына керү юлы һәм Йөгерек Танып елгасы аша күпер төзелә.

Бу юнәлештә районда җитди эш алып барыла һәм алда тагын да зуррак планнар көтә.

Автор:
Читайте нас: