Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2024, 14:31

Пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан

Билгеле булуынча, самолет салонында 62 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган. 28 кеше исән калган.  

Пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан
Пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан

Бүген Казахстанның Актау шәһәре янында пассажир самолеты һәлакәткә очраган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Билгеле булуынча, самолет салонында 62 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган. 28 кеше исән калган, дип хәбәр иттеләр Казахстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оперштабында. Зыян күрүчеләрне Актау шәһәре дәваханәләренә озатканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар арасында ике бала бар.

Самолет кошлар көтүенә бәрелү сәбәпле һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

 

Автор:
Читайте нас: