Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2024, 14:52

Көндәшлегә килен төште!

Көндәшле авылында “Төпле аягың белән, килен” дигән килен төшерү йоласы үтте.

Көндәшлегә килен төште!
Көндәшлегә килен төште!

Безгә бу хакта мәдәни чараларны оештыручы Наилә Фәләхиева хәбәр итте.

“Айрат Илһам улы һәм Штәнде авылы сылуы Альбина Рәфис кызының никахлашу — туй көннәре билгеләнде. Туй ике як кунаклар белән дә танышу, төрле уеннар, дәртле биюләр белән бик күңелле, матур узды. Яшьләргә тазалык, исәнлек, бәхетле, тигез, мул тормыш телибез.

Мамык юрганнарга төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул –
Авыл чыккан каршы алырга.
Яшь кәләшне күреп калырга. / Р. МИҢНУЛЛИН.

Әйе, хөрмәтле шагыйребез бик матур итеп әйткән, килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. «Бүген килен каршыларга барабыз дип, алдан әзерләнеп, көтеп алдык бу көнне.
Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү булган”, — дип язды ул.

Көндәшлегә килен төште!
Көндәшлегә килен төште!
Көндәшлегә килен төште!
Көндәшлегә килен төште!
Көндәшлегә килен төште!
Көндәшлегә килен төште!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: