Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2024, 09:57

Башкортстанда янгын I группа инвалидының гомерен өзгән...

Яңа ел бәйрәмнәре якыналаша. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бер минут та истән чыгармаска кирәк.

Башкортстанда янгын I группа инвалидының гомерен өзгән...
Башкортстанда янгын I группа инвалидының гомерен өзгән...

Башкортстанның Благовар районы Кызыл Йолдыз авылында узган төндә янгын чыгып, 64 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. "Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында үлгән ир-ат, I группа инвалидының мәете табылган. Янгынны тикшерүне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә. Аңа булган хәлнең барлык шартларын ачыкларга кирәк булачак", - дип өстәгәннәр коткаручылар.

Яңа ел каникуллары көннәрендә янгын куркынычыннан аеруча сак булыгыз. Ут белән сак эш итегез. Эчкелек белән мавыкмагыз. Электрүткәргечләренең төзеклеген тәэмин итегезә. Гирляндаларны кабызылган хәлдә калдырып йортыгыздан чыгып китмәгез. Җылыткычларны дөрес файдаланыгыз. Ут бер кешене дә, мал-мөлкәтне дә аямый. Сак булыгыз! Бәйрәмнәрне имин үткәрик!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: