Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 14:43

Үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан

Хатынның банк  исәбенә 1,5 млн сумга якын акча кергән, ул сумманы үз теләге буенча кулланган.

Үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан
Үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан

Үлгән баласы өчен дүрт ел социаль түләүләр алган Ишембайда яшәүче 45 яшьлек хатынга “түләүләр алганда мошенниклык" статьясы буенча хөкем карары чыгарылган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

Чыганактан билгеле булуынча, 2013 елдан хатын инвалид дип танылган кечкенә кызын карау буенча пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы булып торган. 2020 елның апрелендә бала вафат булуга карамастан, әнисе бу факт турында пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль бүлегенә хәбәр итмәгән һәм акча алуын дәвам иткән.

2020 елның маеннан 2024 елның мартына кадәр аның банк  исәбенә 1,5 млн сумга якын акча кергән, ул сумманы  хатын  үз теләге буенча кулланган.

Гаепләнүче хатын гаебен таныган  һәм китерелгән зыянны каплаган. Суд аңа шул ук чорга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор:
Читайте нас: