Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 09:10

2 яшьлек баласын эт көнендә яшәткән...

Шундый “әниләр” дә була икән.

2 яшьлек баласын эт көнендә яшәткән...
2 яшьлек баласын эт көнендә яшәткән...

Дүртөйле районында яшәүче хатын “балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү” статьясы буенча җинаять кылуда гаепләнә. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2 яшьлек малайның әнисе аны тәрбияләү, карау, ашату, киендерү белән шөгьләнмәгән. Моннан тыш, улын дәвалау аркасында, баланың авыруы көчәйгән.

Хатын балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган.

Гаепләнүче ана үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

Автор:
Читайте нас: