Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН) җитәкчесе Игорь Баринов Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның VI съездында катнаштылар.
Эш башланыр алдыннан Радий Хәбиров һәм Игорь Баринов Чиләбе рәссамы Михаил Воронов-Кушаковскийның 1814нче елда Русия гаскәрләре Парижны алуга 210 ел тулуга багышланган һәм башкорт сугышчыларының 1812нче елгы Ватан сугышында һәм 1813-1814не еллардагы чит ил походларында катнашуына багышланган күргәзмәсе белән таныштылар.
Съезд барышында делегатлар берләшмәнең соңгы биш елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук якын киләчәккә актуаль бурычлар турында фикер алыштылар.
Балтач районныннан чираттагы съездда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова һәм биредәге Корылтай әгъзасы Гөлназ Галләмова катнаша.