Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь , 09:00

Башкортстанда җирле бал корты популяциясе юкка чыгуына юл куелмаячак

Башкортстанга  көньяк  төбәкләрдән,  җирле табигать шартларына яраклашмаган һәм чирле бал кортларын кертү тыелачак  

Иске Балтач. 7 декабрь - "Балтач таннары". Башкортстанга  көньяк  төбәкләрдән,  җирле табигать шартларына яраклашмаган һәм чирле бал кортларын кертү тыелачак.

Башкортстан товарлыклы  балы җитештерү буенча илдә беренчелекне тота.  Мәсәлән,  2023 елда җирле умартачылар шифалы продуктны  алты мең тонна күләмендә җитештергән. Шулай ук республика  умарталар  саны буенча  Россиядә алда бара.  Умартачылык белән шөгыльләнгән хуҗалыкларда   һәм шәхси секторда  300 меңгә якын умарта исәпләнә. Ләкин проблемалар да юк түгел. 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров белән Туры бәйләнеш барышында  да бу темага кагылышлы сорау яңгырады.  Бөрҗән районыннан умартачы Вадим Сәйфетдинов   республикага башка төбәкләрдән безнең табигый шартларга яраклашмаган һәм чирле бал кортларны кертүгә чик куеп булмыймы, дип кызыксынды.  Бу җитди проблема.  Чөнки  карантин таләпләре белән исәпләшми, чит төбәкләр бал кортларын республикага теләсә ничек кертү  башкорт бал кортларының популяциясен кысырыклап, юкка чыгаруга китерә.  Ә җирле бал корты – ул безнең төбәк символы.   

Туры бәйләнеш барышында  Радий Хабиров бу мәсьәләне авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахмановка юллады.

Илшат Фазрахманов – Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы:

- 22 май - 21 июнь көннәрендә көньяк илләрдән Башкортстанга законсыз рәвештә бал кортлары кертүне булдырмауга юнәлтелгән «Бал корты» операциясе узды. Озату документларыннан тыш умарта пакеты алып кайтучылар, безнең табигый шартларга яраклашмаган бал кортларын кертүчеләр берсе дә җәзасыз калмады. Рейдларда ДАИ, Россельхознадзор, республиканың ветеринария Дәүләт комитеты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Операция көннәрендә өч районда көньяк илләрдән умарта пакетларын республикага рөхсәтсез кертү факты ачыкаланды. Барлык контрафакт материал тоткарланып, карантин узу өчен махсус мәйданчыкларга урнаштырылды. Нәтиҗә бар. Эш дәвам итәчәк.

Табигать ягыннан безнең район җирлеге дә умартачылык өчен уңайлыклары белән аерылып тора. Умартачылык  рентабельле тармак икәнлеген аңлаганнар  бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый.  Эше никадәр мәшәкатьле булуга карамастан, умарталар санын арттыру ягындалар. Район буенча барлыгы җиде меңнән артык умарта  исәпләнә.

Ямил Исламов, һәвәскәр умартачы. Урта Елга авылы старостасы:

-Бу проблеманы республика күләмендә күтәрү күптән кирәк иде. Республика Башлыгы Радий Хабиров мәсьәләне Туры бәйләнеш барышында игътибарга алып, арытабан аны үз контроленә алырга вәгъдә итүен хуплыйм. Шунсыз булмый да. Чөнки көньяк төбәкләрдән безнең табигать шартларына яраклашмаган һәм чирле бал кортларын кертү – варроатоз авыруыннан да куркынычрак. Нәкъ шушы проблема сәбәпле, тоташ авылларда җирле бал кортларының юкка чыгу фактлары бар. Безнең районда да! Варроатоз авыруын талпан китереп чыгарса. Төбәктә шушы җирлекнең табигый шартларына яраклашмаган бал кортлары барлыкка килгән очракта, ике төр бөҗәк бер-берсен юк итә. Әлбәттә, җирле популяция бирешә. Әйтик, җирле бал кортлары юкә чәчәк аткан мәлне үзләренә азык җыеп калырга күнеккән. Ә көньяк төбәкләрдән китерелгән бал кортларында әле җәй озын, бал җыярга вакыт бар, дигән инстинкт өстенлек итә. Алар юкә чәчәк аткан вакытта бал җыймый, бары тик җирле бал кортларын талый. Шулай ук алар зарарлы чирләр чыганагы булып та тора. Безнең республикада урта рус токымлы бал кортын алыштырырлык бал корт юк әле. Һәм аның популяциясе юкка чыгуына юл куярга ярамый.

Республикада җирле бал корты популяциясен саклауга дәүләт күләмендә хәстәрлек күрелә икән, Башкортстан бал төбәге буларак илдә абруен югалтмаячак, димәк.

Фото: из сайта МСХ Республики Башкортостан. 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: