Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2024, 15:41

Балтач районы игенчеләренә соя үстерергә тәкъдим итәләр

Балтач районы игенчеләренә соя үстерергә тәкъдим итәләр. Ә ул  могҗиза үсемлек буларак билгеле

Балтач районы игенчеләренә соя үстерергә тәкъдим итәләр
Балтач районы игенчеләренә соя үстерергә тәкъдим итәләр

Иске Балтач. 2 декабря - "Балтач таннары". Балтач районы игенчеләренә соя үстерергә тәкъдим итәләр. Ә ул  могҗиза үсемлек буларак билгеле

Соя культурасын Башкортостанда күптән түгел генә  үстерә башладылар. Ләкин шуңа карамастан, аның популярлыгы елдан-ел арта бара. Соя бөртекләре дөньяда кыйммәтле азык продукты булып исәпләнә. Уңышы hәм туклыклыгы гаҗәеп югары булган өчен, аны могҗиза үсемлек дип атыйлар.

Соя бөртегендә үсемлек аксымы күләме аның гомуми массасының яртысын диярлек тәшкил итә. Азык төлек сәнәгатендә соядан май, тофу, соя сөте hәм башкалар җитештерәләр. Эшкәртү сәнәгатендә  ул сыгынты, ярма hәм соя оны чималы сыйфатында да кулланыла.

Бу культураны үстерү икътисади яклап отышлы. Чөнки ул  салган инвестицияларне тиз арада кире кайтара ала. Моннан тыш соя үсемлекләре атмосфера азотын теркәргә hәм күп санда тамыр биомассасы, җир өстендә коелган яфраклар калдырырга  сәләтле. Болар ротациядәге башка культуралар өчен яхшы тәэсир итә. Чөнки ул азотнын биологик фиксациясен тәэмин итә, ә туфракны ярлыландырмый, басуда үзеннән соң чәчеләсе  культуралар өчен азот запасын  күпләп калдыра. Гомумән алганда, элгәр буларак , соя туфракнын сыйфатын яхшырта, аның уңдырышлылыгын арттыра, дым саклый, авырулар hәм корткычлар циклын өзә. Соянын тагын бер өстенлеге – аны саклауда киң спектардагы   гербицидлар кулланыла.      

Рәүзәнә Хәмәтнурова,

“Россельхозцентр”ның  Балтач районы   әйдәүче  агрономы. 

Фото:сгенерироовано роботом.

Автор:
Читайте нас: