Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2024, 12:15

74 яшьлек хатын тереләй янган

Бу вакытта улы мунчада калган.

74 яшьлек хатын тереләй янган
74 яшьлек хатын тереләй янган

Авыргазы районында фаҗигале янгында өлкән яшьтәге хатын һәлак булган.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Шланлы авылында торак йорт янып киткән.

Янгын чыккан вакытта өйдә 74 яшьлек хатын-кыз булган. Бу вакытта аның улы мунчада була. Янгын тавышын ишетеп, мунчадан йөгереп чыкса да, өйгә керә алмый – янгын өйне тулысынча чолгап алган була.

Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм иреклеләр сүндергән. Кызганычка каршы, сүндерү барышында 74 яшьлек хуҗабикәнең үле гәүдәсе табыла.

Янгын чыгуның бер версиясе - газ плитәсен кулланганда саксызлык.

Автор:
Читайте нас: