Китапханәгә йөрүчеләрнең күпчелеген гүзәл затлар тәшкил итә. Шунлыктан бәйрәмдә сүз һәм бар игътибар әниләргә юнәлтелде. Әни булуның никадәр бәхетле һәи никадәр җаваплы булуына тукталдылар. Сергей Есенин, Александр Блок, Анна Ахматова, Андрей Дементьевларның шигырьләрен укыдылар. "Җир йөзендә иң кадерле кеше" китап күргәзмәсе эшләгәннәр. Чара бик мавыктыргыч булды.