Дөрес, бу күлдә аккошлар бик күптән юк инде, әмма борынгылар сүзенә караганда, моннан әле 40 ел чамасы элек кенә алар булган һәм биредә оялар корып, балалар үстергән. Нәрсә сәбәпче булгандыр кошларның бу төяктән китүләренә, бүген моңа җавап табуы авыр, ләкин борайлыларның күлне һәрчак тәрбияләп, ел саен аның тирә-ягын чистарту өчен өмәләр үткәрүе хөрмәткә лаек.
Аккош күле – чын-чынлап табигать могҗизасы: күлгә чишмәдән агып килгән су искиткеч салкын һәм чип-чиста. Биредә җәйге кызуларда да җиләс, чөнки салкын чишмәнең шифалы дымы ярдәмгә килә. Ә күлнең кышкы челләдә дә туңмавы үзе бер табышмак. Зәп-зәңгәр күзле бу гүзәл күлне күргән һәркем аңа шунда ук гашыйк була һәм гомер буе онытмый. Борыннан килгән ышануларга караганда, чишмәнең күкертле-водородлы составка ия булган минераль суы кешене төрле чирләрдән терелтә, ә андагы күпердә вәгъдә бирешкән парлар, һичшиксез, бәхетле була. Күл зур түгел, аның диаметры нибары 25 метр чамасы, ул хәтта диңгез калдыгы булгандыр дигән фаразлар да яшәп килә.
Борайга эш сәфәре белән килгәч район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гемир Нуртдинов безне Аккош күлен барып күрергә чакырды. “Танымаячаксыз әле сез аны!”,- дип кызыксынуыбызны арттырды ул. Чынлап та, элеккесе белән чагыштырганда, җир белән күк арасы икән шул монда хәлләр! Бүген Аккош күле икенче яшьлеген кичерәдер: без элекке елларда биредән үткәндә туктап ял иткән, сокланып туймаслык тоелган бу ял урыны бүген тагын да көязләнгән, хәтта танымаслык булып үзгәргән.
Күл буенда без биредә төзекләндерү эшләрен алып барган“Борай” юл һәм торак-коммуналь хуҗалык муниципаль бюджет учреждениесе директоры Зифил Әлфәт улы Сәетов белән очраштык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
-Сез “Аккош күле”нең бүгенге торышын күреп сокландыгыз, шулай бит? Биредә башкарасы эшләребез шактый әле, чөнки “гүзәллекнең юктыр чикләре” диләр бит,- дип елмая Зифил Әлфәт улы.- Әлбәттә, бу күл буенда элегрәк булган һәм бүген килеп күргән кешеләр башта шаккатып кала. Чөнки аны шушы дәрәҗәгә җиткерер өчен бик күп нәрсә эшләнде.
Аның әйтүенчә, районның “Аккош күле” җирлеген төзекләндерү проекты “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Биредәге халыкның, җитәкчелекнең уртак тырышлыгы һәм гүзәллек тудыруга омтылышы “Аккош күле”н искиткеч матур ял итү урынына әйләндергән. Биредә бүген таштан һәм бетоннан җәяүлеләр өчен сукмаклар салынган, күп машиналар туктау өчен парковка асфальтланган, төрле-төрле яктырту җайланмалары һәм беседкалар, эскәмияләр урнаштырылган, агачлар утыртылган. Ә инде күлгә якынаюга ук килүчеләрне төрле-төрле арт-объектлар, күпсанлы сөйкемле сыннар каршы ала. Һәм килүчеләрне... аккошлар куелган ике зур колонна каршы ала!
-Зифил Әлфәтович, бу күләмдәге эшләрне башкару җиңел булмагандыр? Кайчан башлаган идегез?
-Халыкка куаныч бүләк итә торган эшләр белән шөгыльләнү безнең 28 кешедән торган зур булмаган коллективыбызга илһам бирә, “Аккош күле”н төзекләндерүгә дә без әнә шулай дәртләнеп тотындык. Безнең оешма район күләмендә күптөрле эшләр башкару белән мәшгуль. Биредә җәен-көзен 10-15 кеше эшләде һәм шушы кечкенә көч белән дә без зур эшне башкарып чыгып киләбез.
Арт-объектларга килгәндә, аларның күбесе өчен мастерыбыз Тимерхан абыйга рәхмәтлебез. Тимерхан Закиевич искиткеч иҗади күңелле кеше: үзе уйлап тапкан проектны үзе үк эшләп, кирәк җирләрен үзгәртеп-өстәп, менә шундый әкияти матурлык тудыручы чын оста.
Район сабантуе үткәннән соң гына эшкә керешкән идек, 4 октябрьдә “Аккош күле”н ачу тантанасы булды. Бик күп кунаклар килде, алар безнең эшкә зур бәя бирде.
-Оешмагыз район күләмендә тагын нинди эшләр башкара?
-Без параллель рәвештә башка эшләр дә алып барабыз, мәсәлән, Тукай авылында мәчет алларын төзекләндердек, әле анда сугышта һәлак булучыларга багышланган обелиск эшлибез. Өченче санлы мәктәптә спорт залына капиталь ремонт эшләдек, “росреестр”ның керү группасын төзекләндердек. Башкарган һәм башкарасы бурычлар күп һәм бу безне шатландыра гына: чөнки башкарган һәр эшебез районыбызның йөзен күркәмләтә һәм халкыбызга шатлык, яхшы кәеф бүләк итә.
-“Салкын чишмә”дә дә булдык без. Андагы матурлыкны да сезнең оешма тудырган икән.
-Анда да булырга өлгергәнсез икән (елмая). Чынлап та, Сару елгасы ярында, карагай урманы янында район халкы бик тә яраткан шифалы чишмә бар. “Салкын чишмә” дип атаган аны борайлылар. Чишмәнең суы искиткеч тәмле дә, саф та. Ул борын-борыннан үзәкне су белән тәэмин итеп килгән. “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы буенча “Салкын чишмә” территориясе дә төзекләндерелде: сулыкның яр буе тимер-бетон белән ныгытылды, бик тә романтик хисләр бүләк итүче асылмалы күпер төзелде. Биредә брусчаткадан җәяүлеләр өчен сукмаклар түшәлде, җирлекне яктырту җайланмалары урнаштырылды һәм балалар өчен күркәм уен мәйданчыгы ачылды. Менә шулай итеп, бездә ел саен күләмле эшләр башкарылып килә: узган ел көзендә “Салкын чишмә”не, быел исә “Аккош күле”н куллануга тапшырдык. Бүген алар икесе дә халкыбызның яраткан ял итү урынына әверелде. Киләчәккә дә планнарыбыз зурдан, тик әлегә алар сер булып калсын!
-----------------------------------------------------------------------------
“Аккош күле” буенда без килгәндә халык күп иде, аларның барсы да күлдәге яңарышлар белән илһамланган. Шуларның бер төркеме белән без дә гапләшеп алдык. Болар борайлылар түгел, ә “Аккош күле”н күрергә дип махсус рәвештә күрше Балтач районыннан ук килүче дусларыбыз, “Өмет” гәзитен моңа кадәр укыган һәм киләчәктә дә алдырырга вәгъдә иткән апа һәм абыйлар булып чыкты.
-Махсус рәвештә күлне күрергә, күршеләребезнең шатлыкларын уртаклашырга килдек,- ди елмаеп Нөркә авылыннан Рәфия Җиһанур кызы Кашапова.- Элек тә күргән бар иде, ләкин бүгенге күренеш: җир белән күк арасы!
-Хаклы ялдабыз, менә шуңа да күршеләр белән бергәләп ял итеп, өр-яңа күлне күреп кайтыйк әле дип бирегә килдек,- дип сүзгә кушыла Данис Муллагали улы Хаҗиев.- Файдасын-шифасын күрә белгән кешеләргә могҗиза инде бу урыннар. Бирегә килүче һәркем кадерен генә белсен, сакласын иде шушы матурлыкны. Борай районы хакимиятенә, бу эшләрне башкаручы осталарга үзебезнең район халкы исеменнән дә зур рәхмәт белдерәм. Менә бит никадәр зур хезмәт салынган, юлчыларга туктап рәхәтләнеп ял итәрлек урын булдырылган. Биредә барсы да халык өчен эшләнгән!
-“Өмет” гәзите журналистлары килеп язгач, бу урынны килеп күрергә теләүчеләр саны тагын да артыр әле,- дип елмая Флүзә Газнави кызы Әхәтова.- Гәзитегезне гел укыдык, соңгы елда язылмый калган идек, менә тагын яздырырга дип торабыз. Ә күлнең яңаруы турында безгә Уфада яшәгән балаларыбыз хәбәр итте: алар кайтканда-киткәндә “Аккош күле”нә туктамый китмиләр инде. Безнең як халкы һәрчак тату-дус яшибез һәм мондый ял итү урыннары елдан-ел арта баруга сөенәбез. Тик кадерли генә белик, киләчәк буыннар өчен дә саклый күрик бу матурлыкларны.
Гөлара Арсланова.
Чыганак : Өмет