Иске Балтач. 22 ноябрь - "Балтач таңнары". Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале гран-приен режиссер Фирдәвес Сырылбаева җитәкчегендә Салават Абузаровның “Гомерлек газап” драмасын уңышлы сәхнәләштергән Зилаер районының “Шоңкар” халык театры коллективы яулады.
-Балтач районы халкы элек-электән сәнгать белән дус булды. Авыр сугыш елларында да безнең район халкын сәнгать берләштерде, аның патриотизм рухын көчәйтте. Әле дә якташларым сәнгатьтән аерылмый. Районыбыз мәдәнияты соңгы елларда чиксез үсеш кичерде. Туган ягыма кайткан саен якташларым уңышларын ишетеп, горурлык хисе ургып яна үземдә,- диде БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова, халык театрларының “Тамаша” VI республика фестиваленә йомгак ясау тантанасында ясаган чыгышында.
Фәрдүнә Касыймова призына Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале безнең районда узуы очраклы түгел. Якташыбыз - Фәрдүнә Касыймова театр сәнгатен үстерүгә республикада гына түгел, тоташ Россия буенча зур өлеш керткән педагог. Хезмәт дәверендә ул биш йөздән артык театр белгече үстергән. Алар бүген илебеезнең төрле театрларында режиссер, актер сыйфатында хезмәт куялар. Режиссер буларак ул утыздан артык әсәрне схнәләштергән. Туксан яшен тутырса да, эштән туктамый. Ул районыбызның Мактаулы гражданины да.
-Фүрдүнә Касыймовна баръяклап та көчле шәхес. Җәй айларында, катлаулы операция үткәрүенә карамастан, ул кайтып, районыбызда узган бер чарада катнашып, хәйран иткән иде,- диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, якташыбызның сәламәт булуын һәм арытабан да энегриясе ташып торуын теләп.
“Тамаша” фестивале алтынчы тапкыр узды. Анда катнашырга теләүчеләр торган саен арта бара.
-Быел республикадан егерме биш коллектив бәйгедә катнашырга теләк белдергән иде. Ләкин без фестивальнең йомгаклау этабына үзәктән ерактарак урнашкан районнар коллективларын чыкырырга тырыштык. Алар да бер-берсе белән танышсыннар, тәҗрибә уртаклашсыннар дигән максатны алга куйдык,- диде Республика Халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате белгече Гөлчәчәк Баймөхәмәтова, “Тамаша”ның быелгы бер үзенчәлеге белән таныштырып. Һәм районда мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәннәре өчен район мәдәният сараеның рәссам-бизәүчесе Рүзинә Фәссаховага һәм “Балкыш халык театры җитәкчесе Айдар Сираевка Респблика Мәдәният министрлыгының Мактау хатларын тапшырды.
Ун коллектив. Кыйгы, Дүртөйле, Мишкә, Калтасы, Әбҗәлил, Гафури, Зилаер, Чакмагыш, Караидел, Кырмыскалы районы халык театрлары төп приз өчен көрәште.
Балтач сәхнәсе һәвәскәрләрне генә түгел танылган артистларны да үзенә тартып тора.
-Мин шушы сәхнәгә рәхмәтлемен. Олы сәхнәдә беренче тапкыр шушында чыгыш ясадым. Әйе, Уфа дәләт сәнгать институтында укыганда, 1986 елда Фәрдүнә Касыймовна безнең төркемне, Диплом эше итеп, шушы сәхнәдә чыгыш ясарга алып кайтты. Ул чакта без “Җәяүле Мәхмүт” комедиясе белән чыгыш ясадык,- дип хатирәләре белән уртаклашты актер, режиссер һәм театр эшмәкәре СССР Театр эшмәкәрләре союзы әгъзасы, Россия Федерациясенең Халыҡ һәм атказанған, Башкортстанның Халыҡ һәм атказанған артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев.
Быелгы фестиваль катлаулы чора узды. МХО дәвам итә. Шул ук вакытта ул Гаилә елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан узуы белән истәлекле. Бәйгедә катнашкан коллективларда гаиләләре белән шушы тармакта кайнаганнар да бар. Мәсәлән, Кыйгы районыннан Зифа һәм Руслан Шәрифуллиннар әниле уллы сәхнәдә чыгыш ясадылар. МХОда катнашучы да бар иде арада. Гафури районыннан Илнур Гобәйдуллин илдә тизрәк тынычлык урнашсын иде дигән теләктә.
Уңышлы чыгыш ясаган актерлар жюри әгъзалары кулларыннан бүләкләр алдылар. Алгы һәм арткы планда ир-ат, хатын-кыз ролен иң яхшы башкарган өчен Людмила Клиновских (Калтасы), Василь Кутлиахметов, (Мишкә), Зинфира Кинҗәбаева (Зилаер), Динар Яримов (Дүртөйле). Ә коллективлар арасында призлы урыннарны Караидел, Гафури, Мишкә районнары яулады. Алар барысы да 1-3 дәрәҗә лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр.
-Халык театрына һәм “Тамаша” фестиваленә рәхмәтлемен. Шушы бәйгедә катнаша алуыбыз нәтиҗәсендә без республиканың төньяк төбәгендә урнашкан Балтач районын күрү бәхетенә ирештек. Без бу якларда беренче тапкыр. Биредә искиткеч халык яши икән,- диде Зинфира Кинҗәбаева, безнең якларга соклану хисләрен белдереп.
Ә “Тамаша” фестиваленең гран-приен режиссер Фирдәвес Сырылбаева җитәкчелегендә Салават Абузарвның “Гомерлек газап” драмасын уңышлы сәхнәләштергән Зилаер районының “Шоңкар” халык театры коллективы яулады.
.