Бу хакта «Прайм» агентлыгына НИУ ВШЭ хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләгән.
10 ел дәвамында 2028 елга кадәр пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән 60 һәм 65 яшькә кадәр үсәчәк. Моннан тыш, кайбер таләпләрне үтәргә кирәк. Беренчесе — индивидуаль пенсия коэффициентының (ИПК) минималь зурлыгын туплау. 2025 елда 30 ИПК кирәк булачак. Шул ук вакытта бер ел өзлексез эшләү дәверендә иң күбе 10 ИПК алырга мөмкин.
Икенче шарт — 15 елдан да ким булмаган иминият стажы. Аны рәсми эшкә урнашуы өчен генә түгел, хәрби хезмәт, декрет ялы һ.б. өчен дә исәпләп чыгаралар. Катлаулы яки зарарлы шартларда эшләгән өчен, шулай ук озак вакытлы хезмәт стажы өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин. Күп балалы аналарга да ташламалар каралган. Әмма бу очракта да ИПК туплану мәҗбүри. “Сезнең 2025 елда пенсиягә чыгу хокукыгыз бармы, шулай ук түләүләрнең фаразланган күләмен дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Социаль фонды сайтында белергә мөмкин”, - дип нәтиҗә ясаган Виноградов.
РИА Новости