Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын – әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше. “Әни, әнием, әнкәй” - дип назлап әйтәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!
Хатын-кызның иң югары бурычы – әни булудыр, чөнки “әни” - бала әйткән беренче сүз. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.
Китапханәче Светлана Миндиярова авылның гүзәл затларын чакырып күркәм чара үткәрде. Әниләр түгәрәк өстәл артында җырлар башкарды, уеннар уйнады, шигырьләр сөйләде. Аңа авыл активисты Гөлсирә Миңлегалиева ярдәмләште.
Шулкадәр җылы, эчтәлекле чара булып күңелләрдә торып калды ул.