1 марттан Хезмәт кодексына яңа үзгәрешләр кертеләчәк. Аларга ярашлы хезмәткәрләр хезмәт өлкәсендәге остазлык өчен өстәмә түләүләр алачак. Бу хакта “Прайм” агентлыгы белән әңгәмәсендә Юникон аудитор-консалтинг төркеменең салым һәм хокук консультациясе бүлекчәсе менеджеры Елена Ситникова сөйләде. Аның сүзләренчә, тиешле түләүләр дәүләт учреждениеләрендә – норматив актлар, коммерцияле оешмаларда коллектив килешүләр һәм локаль актлар нигезендә билгеләнәчәк.
Моннан тыш, остазлар белән хезмәт килешүенә өстәмә килешүләр төзиячәкләр, анда эш бирүче эш шартлары һәм аның өчен өстәмә түләү күләмен төгәл язачак.
"Эшче остазлыктан вакытыннан алда баш тарта, ә эш бирүче остазлыкны тормышка ашыру турындагы йөкләмәне вакытыннан алда гамәлдән чыгара алачак, бу хакта хезмәткәрне кимендә өч эш көне алдан кисәтеп куярга кирәк”, — дип өстәде Елена Ситникова.
Чыганак: tass.ru