Новости
19 Ноября 2024, 06:53

"Армиягә барсаң, машина алып бирәм!"

 Абыйсы вәгъдә иткән — сүзендә торган. Мондый абыйлы булу - бәхет!

"Армиягә барсаң, машина алып бирәм!""Армиягә барсаң, машина алып бирәм!"
"Армиягә барсаң, машина алып бирәм!"

Җырчы Илназ Минвәлиевның олы улы Салават кече энекәше Ильяска машина бүләк иткән.  Ул бу хакта социаль челтәрләрдә болай яза:

«Дуслар, ГАИда йөрибез әле. Ильяс улыма машина алып бирде Салават абыйсы. Абыйлы-энеле машинаны учетка куялар.

Шыкылдап торган машина эләкте улыма, номерлары да бик шәп. Салават абыйсына да рәхмәт. «Армиягә барып кайтсаң, машина алып бирәм», – дигән иде, сүзендә торды. Абыйлар менә шулай энекәшләрне карап, барлап торырга тиеш. Әти урынына каласы кешеләр алар. Исән-сау йөрергә язсын, улым. Безгә мондый машиналар эләкмәде инде. Черек «Пятерка»дан башлаган идек. Салават үзе дә черек машина алып, шуннан яңа машина ясап бетереп сатты. Хәзер яңаны алды», – дип сөйләгән ул.

Мондый уллар тәрбияләгән әти-әнисенә дан!

Фото: Илназ Минвалиевның шәхси архивыннан.

Автор:
Читайте нас