Советлар чорында хатын-кызлар арасында күп китап уку, махсус урта яисә югары белем алу, эчке дөньяны баету модада иде. Яңа гасыр башы белән бу кыйммәтләр төптән үзгәрде: хәзерге вакытта хатын-кызның эчке дөньясын баету түгел, ә «футлярын», ягъни тышкы кыяфәтен бизәү өскә калыкты. Аеруча соңгы ике дистә ел эчендә гүзәл затлар арасында ясалмалылык модага үтеп керде.
Ясалма иреннәр, ясалма күкрәкләр, бала сыман ясалма иркәләнеп сөйләшү һәм башкалар. Ясалма кабартылган иреннәр әллә кайдан ук табигый түгеллеге турында кычкыра. Өйгә кайтып телевизорны кабызсаң, тулып ташкан иреннәр экранны алып тора.
Ни өчен хатын-кыз, шулкадәр иза чигеп, гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, ясалмалылыкка бара? Җавап бер — көчле затларга ошарга тырышу. «Юк, алай түгел, мин үзем өчен генә ясатам»,— дип ышандырырга тырышучылар бар. Әгәр эстетик яктан кирәк булса, бу аңлашыла. Бусы инде, чынлап та, үзе өчен кирәк дип аңларга мөмкин, ләкин андыйлар үтә сирәк.
Әйткәндәй, ясалма иреннәр ир-егетләрнең күбесенә ошамый икән. Бу хакта аларның телевизор аша да, көндәлек тормышта да белдерүләрен ишетәбез. Ясалма иреннәр темасын хәтта Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә тикшерә башладылар. Дума депутатлары хатын-кызлар өчен иренне ясалма кабарту нормасын булдырырга тели. Һәрхәлдә, шушы көннәрдә Дума депутаты Виталий Милонов әлеге проблеманы күтәрде. Депутат сүзләре буенча, хатын-кызның бит-йөзе чамадан тыш үзгәреш кичермәсен өчен, бу мәсьәләдә медицина ярдәме күрсәтүнең стандартлары булырга тиеш.
«Кабартылган, калын иренле хатын-кызларны якыннан күрсәләр, балаларның, өлкән яшьтәгеләрнең куркуга калулары мөмкин. Операцияләр ясауның табигый чикләрен үтеп китмәс өчен, Русия Сәламәтлек министрлыгы күрсәтмә чыгарырга тиеш»,— дип белдерде Виталий Милонов. Ул, проблеманы чишәргә чакырып, иреннәргә инъекцияләр ясау хатын-кызның матурлыгын боза дип белдерде. Игътибарга алыйк: проблеманы ир-егетләребез күтәрә!
Кайчан модага керде соң үрдәк томшыгын хәтерләткән иреннәр? Чит ил һәм Русия пластик хирурглары белдерүенчә, әлеге мода 2000нче еллар башында пәйда булган. Безнең илдә нәкъ менә шушы елларда калын кесәле ир-атлар пәйда булды. Акчага табынган һәм калын кесәлегә кияүгә чыгарга хыялланган хатын-кызлар, «алтын балык» каптырырга теләп, матурлыклары өстендә җиң сызганып эшкә тотыналар: иреннәренә, күкрәкләренә, битләренә һәм янбашларына гельләр, силиконнар, гиалурон кислоталары тутырталар. Ләкин чынбарлыкта черегән байлар курчак сыман «ясалган» хатын-кызларга өйләнергә теләмиләр, аларга уенчык, җилбәзәк зат итеп кенә карыйлар.
Ни гаҗәп, шушы вакыттан алып иреннәргә силикон тутырту массакүләм төс алды. Бахыр хатын-кызлар интернеттан, ягъни янәсе дә уңышка ирешкән чибәркәйләрдән үрнәк алып, уңыш нигезе, хатын-кыз бәхете шуннан башлана икән дип, иреннәрен тутырта башладылар. Бу исә акча эшләргә омтылган кәсепчеләргә алтын чишмәсе булды. Бөтен җирдә, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман, косметология кабинетлары пәйда булды. Алар хәтта подвалларда, шәхси фатирларда ачылды. Бәясе кыйммәт түгел дигән кармакка эләккән беркатлы туташлар матурлыкларын, сәламәтлекләрен югалттылар, хәтта гомерләре өзелүчеләр булды һәм әле дә бар.
Бу модага кайчан чик куелыр? «Ихтыяҗ бетү белән модасы да үтәчәк», ди белгечләр. Ә менә Европада «үрдәк иреннәр эпидемиясе» үткән. Шунысы кызык: чит илләрдә кабарынкы мул иреннәрне Русиядә генә ясыйлар дип уйлыйлар икән. Һәм алар хакыйкатьтән ерак түгелләр, чынлап та, Русиядә иң күп операция иреннәргә ясала икән.
Италиянең билгеле пластик хирургы Иван Гайя сүзләренә колак салыйк. Әйтүенчә, иреннәргә тутырылган гиалурон кислотасы эзсез генә үтми. Тиредә барыбер дә нәрсә дә булса гомерлеккә кала дип раслый ул. Чөнки иреннәргә тутырылган силиконны тире тукымасы белән бергә кисеп алырга туры килә икән. Филлерларның да зыяны юк түгел — ул вакыт үтә бара аллергик реакция тудыра башлый. Шуңа күрә бит-йөздә нәрсәнедер үзгәртер алдыннан йөз тапкыр уйларга киңәш итә абруйлы пластик хирург. Пластик хирург булуына карамастан, ул катгый рәвештә хатын-кызларда бары тик табигый матурлык күрергә теләвен кат-кат ассызыклый.
«Мода –ул вакытлыча гына, иртәгә башка төрлесе килә. Бүген Европада табигый матурлыкка әйләнеп кайту модада. Күпләр күкрәкләренә куйдырткан имплантларны алдыра. Зур күкрәкләр әдәпсезлек булып санала бүген. Күпләр хирургик юл белән иреннәрен дә табигый хәлгә кайтара»,—ди дөньякүләм танылган пластик хирург Иван Гайя.
Инде ул моданың безгә дә тизрәк килеп җитүен телисе калды. Депутатлар да проблеманы телгә алып күтәреп чыкканнар икән, нәтиҗәсе озак көттермәс дип ышанасы килә. Русия хатын-кызлары болай да табигый матурлыклары белән дөньяда дан тоталар ич, ни кирәк тагын?!.
Кадикова Резеда
Чыганак: Өмет