Кунак ашы – кара-каршы. 2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда борынгылар әйтеп калдырган әлеге мәкаль юридик яктан үз көченә керәчәк. Шаяру түгел: киләсе елдан туристлардан салым җыя башларга ниятлиләр. Әлегә төгәл карар башкала өчен генә бар. Ләкин Татарстанның тагын берничә районы кунаклардан салым җыярга теләвен белдерде. Фикерләр икегә бүленде. Мондый салым нигә кирәк? Кирәкме ул гомумән? Бердән бишкә 2025 елның 1 гыйнварыннан Казан кунакханәләрендә яшәү бәясеннән 1 процент күләмендә туристик салым алына башлаячак. Искәртүләренчә, салым күләме 100 сумнан ким булмаска тиеш. Бу хакта шәһәр Думасы сессиясе вакытында билгеле булды. Беренче елны салым 1 процент булса, аны, ел саен арттырып, 5 процентка кадәр җиткерергә уйлыйлар. Беренче карашка зур сумма булмаса да, бу яңалык туристларны куркытмасмы? Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, куркытмас, дип саный. – Салымның күләме туристлар чыгымының бик кечкенә өлешен тәшкил итә. Шул ук вакытта алар түләгән салым шәһәр инфраструктурасын яхшыртуга тотылачак бит, – дигән ул «Татар-информ»га. – Башка төбәкләрдә мондый салым инде бар. Аларның тәҗрибәсеннән чыгып фикер йөртсәк, ул туристлар санына йогынты ясамый. Бушап калуы бар Туристлар санына йогынты ясамаса да, әлеге яңалык кунакларны яшәү урыны белән тәэмин итүчеләргә сугарга мөмкин. Татарстан кунакханәләре ассоциациясенең башкарма директоры Александра Юшутина шуның өчен борчыла. Ул аңлатканча, салым яшәү бәясенең 1 проценты күләмендә түләнә, әмма ул 100 сумнан ким булмаска тиеш. Ягъни бу очракта кулай бәяләр тәкъдим итүче яшәү урыннары бушап калырга мөмкин. – Әйтик, кеше 15 мең сумлык кунакханә номерында яшәргә тели икән, аңа өстәмә рәвештә 150 сум салым түләргә кирәк булачак. 15 мең янында 150 сум әллә ни зур сумма түгел кебек. Ләкин, мәсәлән, 3500 сумлык номерның 1 проценты 35 сум була бит. Ягъни турист өстәмә 65 сумын чыгарып салырга тиеш була. Хостелларны әйтмим дә инде. Менә шушыларны исәпкә алса, күпләр кунакханә урынына фатир арендалау ягын карый башлаячак, – дип аңлатты ул. Александра Юшутина сүзләренә караганча, турист салымы өчен реестрда теркәлгән рәсми яшәү урыннары җавап бирәчәк. Ә анда барлык кунакханә-отельләр дә теркәлмәгән. – Бөтен авырлык теркәлгән яшәү урыннарының җилкәсенә төшәчәк. Миңа калса, иң элек реестрны формалаштырып бетерергә, шуннан соң гына салым кертергә кирәк иде, – диде ул. – Әле мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Күп кенә кунакханәләрдә ташламалар, отышлы акцияләр була. Әйтик, өч төн кунып чыксаң, дүртенчесе – бүләккә. Кунакханә туристтан дүртенче көн өчен түләү алмагач, салым да түләтә алмый. Димәк, кунакханә салымны үз казнасыннан түли. Александра Юшутина әйтүченчә, салым туристлар санын күпмедер дәрәҗәдә киметәчәк. «Казан кунакханәләренең уртача 65 процентка гына тулуын исәпкә алсаң, бу яңалык Татарстанга иртәрәк кертелә», – диде ул. Алабуга, Спас, Болгар… Башкалага ияреп, турист салымын әлеге районнарда да кертергә телиләр. Әлегә бу – теләк кенә, билгеле. Әйтик, Алабугада шәһәр советының мондый проекты антикоррупцион экспертиза үтү этабында гына. Спас районында кунаклардан салымны Три Озера, Полянки һәм Приволжский бистәләрендә җыярга ниятлиләр. Күптән түгел генә бу исемлеккә Болгар да өстәлде. Кем күпме түли? Беренчедән, салым 18 яше тулганнардан гына алына. Ул кунакханә, шифаханә, глэмпинг, ял базалары һәм башка яшәү урыннарында (фатир яки бүлмә арендалаудан кала) ким дигәндә бер тәүлек яшәүчеләр өчен каралган. Ул яшәү бәясенең 1 процентын тәшкил итәчәк. Федераль законда билгеләнгәнчә, минималь салым күләме – көненә 100 сум. Кем түләми? Шәһәрдә эшләүчеләр (хезмәт шартнамәсе яки контракты нигезендә), шәһәрдә яшәү урыны булган кешеләр, күпбалалы гаиләләр, 18 яше тулмаганнар, Россия Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, I һәм II группа инвалидлар, аз керемле гаиләләр, чернобыльчеләр һ.б. Салым түләмәс өчен, турист үзенең шушы категорияләрнең берәрсенә керүе турында документ күрсәтергә тиеш булачак. Ул акчаны нишләтәләр? Башлангыч исәп-хисапларга караганда, мондый салым 2025 елда башкалабыз казнасына 150 миллион сумнан күбрәк өстәмә акча кертәчәк. Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бу акча шәһәр инфраструктурасын яхшырту, парк-скверларны яңарту, башкаланың туристлык брендын танытуга тотылачак. «Узган ел нәтиҗәләре буенча, Казанга 4 млн тирәсе турист килгән. Билгеле, кунакчыллык тармагы өчен бу – искиткеч нәтиҗә. Әмма тәңкәнең икенче ягы бар. Кунакларның күп булуы шәһәр инфраструктурасына йогынты ясамыйча калган. Беренче чиратта үзәк урамнар һәм мәйданнар, парклар һәм яр буйлары таушала», – ди Мөхәммәтшин. Фикер: Ләйлә Лерон, блогер, җәмәгать активисты: – Бу яңалыкка бик уңай карыйм. Коточкыч суммалар сорамыйлар бит. Бу акчалар киләчәктә Казаныбызны тагын да матурлатачак. Димәк, туристлар саны да тагын да артачак. Казанлылар салым түләп бара бит. Туристлар безнең салым акчасына салынган юллардан йөри. Аларның да акчалары шәһәрнең яхшыртуга китәчәк, соңыннан алар да: «Әнә Казан нинди матур! Минем тиенем дә керде бу эшкә!» – дип мактанып йөри алачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан