Узган атнада Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә боз өстендә берничә фаҗигале очрак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киров өлкәсендә 8 яшьлек ике кыз Вятка елгасы буенда боз өстенә чыкканнар һәм икесе дә суга төшеп киткәннәр. Берсен узып баручы кеше коткарган, икенчесе, кызганычка каршы, һәлак булган.
Самара өлкәсендә 74 яшьлек балыкчы юка боз астына төшеп киткән. Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге кеше үзаллы чыга алмаган һәм һәлак булган.
МЧС белгеләре шуны кисәтүенчә, боз тигез катмый. Монда барысы да роль уйный: сулыкның зурлыгы да, су агымының тизлеге дә, җилнең булуы да, һәм, әлбәттә, градусниктагы температура да.
Яр буйларында, үсемлекләр булган, елгалар кушылган урыннарда, борылмаларда, күперләр һәм бозга туңган әйберләр, җир асты чыганаклары янында, җылы сулар һәм канализация агынтылары төшкән урыннарда боз юка була.
Башкортстанда кайбер сулыкларда боз инде формалашкан, ләкин аның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким, димәк, бер кешенең авырлыгын күтәрә алмый!
Әгәр тотрыклы рәвештә минуска китсә, боз калынлыгы тәүлегенә уртача 1-2 сантиметрга арта. Температура ноль тирәсендә булса, боз туңу тизлеге кими. Әгәр һава температурасы + торса, хәтта барлыкка килгән боз да берничә сәгать эчендә эри башларга мөмкин.
Фото: МЧС