Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 09:02

Бала тапмаска үгетләмәгез

Югыйсә, штрафка юлыгуыгыз бар.

Бала тапмаска үгетләмәгез
Бала тапмаска үгетләмәгез

Сентябрь аенда Аларга бала кирәкми... дигән мәкалә дөнья күргән иде.

Анда чайлдфрилар, ягъни аңлы рәвештә бала табудан баш тартучылар һәм баш тартуны пропагандалаучылар проблемасы күтәрелде. Депутатларның бала табудан баш тартуны алга сөрүче мәгълүмат таратуны тыю турындагы закон проекты әзерләве турында да бәян ителде. Әйтергә кирәк, бу идеяне беренчеләрдән булып безнең республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары күтәреп чыккан иде.

Исегезгә төшерәбез: чайлдфрилар “үзең өчен генә яшә” дигән лозунгны алга сөрә, карьера үсешен яки башка кызыксынуларны алга куя, балаларны артык йөк дип исәпли. “Башта үзебез өчен яшибез, бәбине соңрак алып кайтабыз” диючеләр, шулай ук балага уза алмаучылар болар рәтенә керми.

Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы чайлдфри пропагандасын тыю турындагы законны кабул итте. Анда чайлдфрины алга сөргән өчен штрафлар күләме дә билгеләнгән.

Штрафлар күләме түбәндәгечә:

Гражданнар өчен алар – 50 меңнән 100 мең сумга, вазифа биләүчеләр  өчен – 100 меңнән 200 мең сумга, юридик затлар өчен 800 меңнән миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Әгәр хокук бозу массакүләм мәгълүмат чараларында яки интернетта башкарылса, гражданнарга – 100 меңнән 200 мең сум, вазифа биләүчеләргә – 200 меңнән 400 мең сум, юридик затларга 1 миллионнан 4 миллион сумга кадәр штраф салыначак.

Балигъ булмаганнар арасында пропаганда өчен штраф күләме гражданнарга – 100 меңнән 200 меңгә, вазифа биләүчеләр өчен – 200 меңнән 400 меңгә, юридик затлар өчен 1 миллионнан 2 миллионга кадәр тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта хокук бозу киң мәгълүмат чаралары яки интернет куллану аша булса, штрафлар арта: гражданнар өчен – 200 меңнән 400 мең сумга, вазифа биләүчеләр өчен – 400 меңнән 800 мең сумга, юридик затлар өчен 2 миллионнан 5 миллион сумга кадәр билгеләнә.

Чит ил гражданнары чайлдфри идеологиясен пропагандаласа, шулай ук штраф, 15 тәүлеккә кадәр кулга алу һәм Русиядән административ куып чыгару карала.

Законда әйтелүенчә, сайт яки мәгълүмат системасы хуҗасы бала табудан баш тартуны пропагандалаучы язмаларны ачыкларга тиеш. Моннан тыш, әгәр мондый пропаганда фильмда булса, аңа прокат таныклыгы бирмәячәкләр. Киң мәгълүмат чараларындагы рекламада да бала табудан баш тарту пропагандасы яки аны күрсәтү булырга тиеш түгел.

 

Автор:Язгөл Сафина
Чыганак: "Өмет"
Автор:
Читайте нас: