Фидания Сәетҗан кызы Иске Тимкә авылында тулы гаиләдәүсә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Бөре медицина училищесына укырга юллана. Студент еллары бик тиз узып китә.
Хезмәт юлын Зиләзекүл авылында фельдшер буларак башлый. Шушы авылда эшләгән мәлендә авылдашы Муллахан Нурихан улы белән очраша башлыйлар. Бераздан аны район үзәгенә күз авыруларын дәвалау бүлегенә фельдшер итеп чакырталар. Илекәй авылында фельдшер-акушер пункты ачылгач, анда эшкә юллыйлар. Биредә эшли башлагач, авылдашына кияүгә чыга һәм Иске Тимкәгәкилен буларак кайта.
Авылларында фельдшер булганлыктан, ул мәктәпкә пионервожатый булып эшкә урнаша. Ул вакытларда мәктәптә 100дән артык бала укый, укучылар тыңлаучан, нинди генә эшкә кушсаң да активлар, бердәмләр. Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү булсынмы, фермаларга күмер ташу, савучыларга концерт куюмы — барысына да өлгерәләр.
„Башкортстан пионерлары” актив тормыш белән яшиләр,укуда да сынатмыйлар, җәмәгать эшләрендә дә„кайныйлар”. Һәр эшендә актив укучылар буларак танылган Венера Насретдинова, Ирина Вәлинурова, Гүзәл Исламшина, Елена Шәйхлисламова, Алсу Шәңгәрәеваларга таяна. Фидания Сәетҗан кызы читтән торып Бөре педагогия институтына укырга керә. Туган телләр белгечлеге буенча югары белем ала. Автобуста балаларны озатучы буларак та эшли.
2016нчы елдан ул Иске Тимкәмәктәбендә башкорт телен укыта. Фидания Мәхмүтованың укучылары төрле конкурсларда, бәйгеләрдә актив катнаша. Азалия Зыятдинова башкорт теле буенча үткән олимпиадада районда җиңү яулап, республика этабында катнаша. Эльвина Шәймөхәмәтова район олимпиадасында ике ел рәттән җиңү яулый. Луиза Ихсанова, Диана Зараевалар төрле елларда башкорт теле буенча үткәрелгән олимпиаданың призёрлары булалар.
„Мостай укулары” викторинасында катнашып, агымдагы уку елында матур күрсәткечләргә ирешкәннәр. „Урал батыр” эпосын сәхнәләштерүдә Данир Сәфәров, Илгиз Вәсимов, Гөлдәр Хәсәнова, Луиза Ихсанова, Илнар Гыйләҗевларның активлыгын билгеләде укытучы. Динара Кашапова, Азалия Зыятдинова, Чулпан Зыятдиновалар „Урал батыр” эпосын ятлап сөйләү буенча иң өлгерләре.
Укытучы үзе дә укудан, яңалыкка омтылудан туктамый. Дәрескә әзәрләнер алдыннан эзләнә, укый. Китап тотып, йоклап киткән чаклары да күп аның.
Фидания Сәетҗан кызын сабыр холыклы, йомшак күңелле булганы өчен укучылары ярата. Ул балалар белән алар телендә сөйләшә, аралаша. Уртак тел табып, үз эшен намус белән башкара.
Хезмәт белән бергә шәхси тормышы да үрелеп барган. Уллары Ленар, Ильмар икесе дә нефть университетын тәмамлаганнар, хәзер алар гаиләле. Фидания Сәетҗан кызы ике оныгы өчен яраткан зур әни дә.
Дөнья көткәндә кулың эшкә уңган булса, һөнәрле булсаң яшәве күпкә җиңелрәк. Фидания Мәхмүтованың да һәр һөнәре изге һәм кирәкле. Мөгаллимә юлын сайлавы өчен һич үкенми ул. Бу юнәлештә тыныч кына эшли һәм матур күрчәткечләргә ирешә. Масаю, үзен өстен кую аңа ят төшенчәләр. Фидания Мәхмүтова һәр укучысы белән дустанә мөнәсәбәт булдырган. Шуның өчен укучылары да аны ярата, хөрмәт итә.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Автор фотосы.