Инглиз теле аның һәвәсе һәм гомерлек эше булачагын Лилия Хәйруллина яшүсмер чагында ук аңлый.
Хәзер ул үткән юлын – балачак хыялыннан укытучы булуга кадәр вакытны җылы хисләр белән рәхәтләнеп искә ала һәм үз тормышын башкача күз алдына да китерә алмый.
Лилия Мәснәви кызы Нөркә авылыннан. Биредәге мәктәптә укыганда ул сихри инглиз теле “дөньясына” гашыйк була.
2006нчы елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлагач, Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең чит телләр факультетына укырга керә булачак мөгаллимә. Ә инде 2011нче елда, белем багажын тулыландыргач һәм баеткач, кулына диплом тоткан яшь белгеч Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый.
Биредә ул 2021нче елга кадәр укучыларында белем дәрәҗәсен генә күтәреп калмый, инглиз теленең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияли. Балаларның белемен киңәйтү максатында төрле сыйныфтан тыш чаралар, конкурслар үткәрә.
Ары таба мөгаллимә үзен эшкуарлык өлкәсендә сынап карарга була. Шәхси эшкуар буларак Иске Балтачтагы “Максимум” үзәге белән җитәкли һәм иглиз теле буенча түгәрәк алып бара. Лилия Хәйруллина билгеләвенчә, биредә дәресләр Кембридж программасына нигезләнгән. Монда 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Балачактан ук инглиз телен өйрәнү хәтерне яхшыртырга, уйлау сәләтен, күзаллауны үстерергә мөмкинлек тудыра. Яңа сүзләрне истә калдырып, балалар образларны күзаллый башлый. Сөйләм теле дә камилләшә.
Бар яклап та булдыклы Лилия Мәснәви кызы гаиләсендә яраткан әни, сөекле хатын, туганнары-якыннары арасында күңеленңне ачып, кайгы-хәсрәтеңне бүлешердәй якын кеше дә. Тормыш иптәше Марат Тәлгать улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Данир – 5нче сыйныфта, Назар – 1нче сыйныфта укый. Кече кызлары Амелина “Миләшкәй” балалар бакчасына йөри.
Тормыш иптәше белән бергәләп туризм өлкәсен дә үзләштерә алар. Бу өлкәдә үз эшеңне ачып җибәрү – тырыш һәм, иң мөһиме, тәвәккәл эшкуарлар кулыннан килә торган җитди адым. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмендә төзелгән “Ямурзинский дворик" (“Ямурза ихатасы”) объектын булдырдылар.
Биредә әлегә ике барнхаус стилендәге кунак йортлары туристларны кабул итә. Мангал зонасы, кыш көннәрендә дә җылы суда коену мөмкинлеге бирә торган чан да бар – гомум әйткәндә, барлык уңайлыклар бар, кунакларны уңайлы шартлар көтә.
“Ямурзинский дворик” хуҗасының алга таба планнары зур – базаны үстерү һәм киңәйтү. Тагын да А-фрейм стилендә инновацион өй төзелгән, әлеге вакытта анда эчке эшләр бара.
Районда туризмны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар – искиткеч гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш халкы һәм географик урнашуы да отышлы. Яхшы ял өчен үсешкән туризм инфраструктурасы булу бик мөһим. Кунаклар өчен уңайлы шартлар булдырган тырыш һәм булдыклы эшкуарларга тик хөрмәт-ихтирам.
Үзенең гүзәллеге, тырышлыгы, күңел көрлеге һәм югары кешелеклелек сыйфатларына ия булган Лилия Мәснәви кызы соклану уята. Була бит шундый кешеләр – бар яклап та булдыклы, уңган, белемле, башкарган һәр эшенә күңел җылысын салучы, күпләргә үрнәк күрсәтеп яши белүчеләр. Язманың төп герое нәкъ шундыйлардан.