Балтач районының Янтимер авылында яшәүче Любовь һәм Альфирт Валиевлар гаиләсендә дүрт бала — бер малай һәм өч кыз тәрбияләнеп үскән.
—Өч кызыбыз да тормышлы инде. Сигез оныгыбыз бар. Барысы да малайлар. Улыбыз өйләнмәгән әле. “Змей” позывное алып икенче ел инде контракт нигезендә алгы сызыкта, — дип сүзне үзләре белән таныштырудан башлады Любовь Минивалиевна.
Ана кеше урындагы хуҗалыкта эшләп хаклы ялга туктаган. Гаилә башлыгы Альфирт Тимираевичка пенсиягә кадәр тагын ике ел эшләргә кирәк әле.
Уллары чакыру буенча хезмәттән соң контракт төзеп дүрт ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, контракт вакыты чыкканнан соң туган якларына кайта. Вахта ысулы белән себер тарафларына, аннары илнең башка төбәкләренә йөреп эшли. Яшәгән өйләре тузган булу сәбәпле, шул ук ихатада яңа нигез тергезергә карар итәләр. Уллары ярдәме белән аның нигезен коралар. Шул елда илебездә махсус хәрби операция игълан ителде.
—Күрше авылда яшәгән бертуган энемнең улы контракт төзеп МХОга юлланды. Күп тә үтмәде, безнең малай да үзенең карарын безгә уртаклашты. “Улым, әллә бармый каласыңмы соң?” — дидем. “Әнкәй, мин дә бармагач, анда кем бара?” дип соравыма сорау белән җаваплады һәм алгы сызыкка юлланды. Ул беркайчан да зарланмый. “Минем бар да әйбәт. Минем өчен борчылмагыз, ди. Хәбәрләрен җиткереп тора,” — ди ана кеше.
“Змей” күптән түгел җәрәхәтләнеп хастаханәгә эләккән. Бер шәһәрдә (билгеле сәбәпләр белән аның исемен атамыйм) операция үткәргән. Тиздән үзен реабилитация курсы үтәргә кайтарачаклар.
МХОда хезмәт иткән солдат анасына игътибар, ярдәм күрсәтеләме? Бу сорауны Любовь Минивалиевнага юлладым.
—Күрсәтелә, — диде, йөзе яктырып китте. — Бер ел элек Башкортстан Республикасы буенча махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән булдырылган "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Гүзәл Бухина ярдәме белән “Танып” санатриенда ундүрт көн ял итеп, саулыгымны ныгытып кайттым. Андагы шартлардан, персоналның яхшылыгы, дәвалану курсыннан бик канәгатьмен. Рәхәтләнеп ял иттем. Анда бик ерак җирләрдән киләләр. Кеше күп. Мөмкин булып тагын дәшсәләр, кабат барыр идем, — ди солдат анасы.
Валиевларның нәрсәгә, нинди мохтаҗлык кичерүләре белән Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Ольга Гайнетдинова да, район Хакимияте вәкилләре дә даими кызыксынып торалар, киңәшләрен бирәләр икән.
Гаилә сыер, сарык малларын ишле санда асрый. Быел салам төргәкләре белән тәэмин иткәннәр. “Аскын урман хуҗалыгы”ннан бер машина утын китереп биргәннәр.
Анысыннан да бигрәк, авылларында башлаган яңа өй төзелеше өчен дәүләт ярдәме дә алган Валиевлар. Аларга субсидия бүленгән.
—Яңа өйнең эчке эшләре калды. Анысын тырыштырабыз инде. Канкоеш тизрәк тәмамлансын иде дә, балалар, барлык ир-егетләр җиңү белән шатлыкларны арттырып кайтсыннар иде. Аларның бит өйләнеп балалар үстерә торган чаклары. Корган нигезнең игелеген күрергә язган булса иде! — дип тели Любовь Минивалиевна.
Без дә шул теләкләргә кушылабыз. Сөенечле очрашулар озак көттермәсен! Тизрәк җиңү таңы атып, корал тотып илебез сагына баскан барлык ир-егетләр исән-сау хәлдә әйләнеп кайтсыннар, өметләр аклансын иде!
Автор фотосы