...Печән өсте. Ул елларда халыкка бер гектар печән биргәннәр иде. Безнеңавыл җирләрендә Балтач халкы да печән чаба. Минем чапкычлы тракторым бар иде. Печән чаптырырга иде, дип килүчеләрнең чуты чамасы юк. Капка ябылып та тормый. Бервакытны төш вакытында өйгә кайттым. Өстәл тирәли кунаклар җыелган, чәй эчеп утыралар. „Кунаклар бармыни?”,― дип сүз башлап исәнләштем. „Әйе, кунаклар бар, баллап чәй эчәбез, балыгыз бик тәмле икән, дөрес тукталганбыз”, —дип шаян сүзләр белән алар безне көлдереп алдылар.
Өстәл артыннан таралгач: „ Сез дә шул печән чаптыртырга , дип килгәнсездер?” ― дип сорадым. „Юк, без Уфадан килдек, Мостай Кәримне танымадыгызмыни?” ― дип җаваплады Мостай Кәрим чыгып киткәч хатыннарның берсе.
Алар артыннан мин дә ихатага чыктым. Мостай Кәрим белән капка төбендәгә эскәмиягә чыгып утырдык. Авылыгызда язарлык батырлар, күренекле кешеләр юкмы, дип сорашты ул. Бер дә атап язарлык кешеләрне әйтә алмадым ул чакта. Уфа кунаклары авылны йөреп килделәр. Кызу печән чорында эшкә чумган авыл халкының беркем белән кызыксынынырга вакыты булмагандыр. Алар өчен көтүчеме, язучымы...
Эх, шул вакытта фотога да төшеп калмаганмын, дип үкенәм. Хәзерге сыман кесә телефоннары да юк иде шул. Мостай агай һәм аның иптәшләре белән фотога төшкән булыр идем. Аның турында язачагымны алдан белсәм, бер-ике сүз булса да яздырып, автографын алган булыр идем дип уйланам. Аның белән2-3 кеше килгән иде, исемнәрен әйтсәләр дә хәтердә сакланмаган. Аларның берсе Мостай Кәримнең тормыш иптәше Роза ханым булгандыр.
Мостай Кәримнең телевизордан күп пьесаларын карадык. Ә миңа аның белән күзгә- күз карашып сөйләшеп утырырга насыйп булды.
Ул вакытта без күпләп бал кортлары тота идек. Алар үзләренә җитәрлек күләмдә бездән бал сатып алдылар.
Шундый күренекле кешенең безнең йортка тукталып, чәйләр эчүе, сөйләшеп утыруларына бүгенге көндә бик шатланам. Шунысы кызганыч, үз кулы белән кунакларга чәйләр ясап сыйлаучы тормыш иптәшем һәм Мостай агабыз арабызда юклар инде.