Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь , 20:28

Балтач районында 7 машина конфискацияләнгән

Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме начальнигы Илдар Нуртдинов хәбәр итә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме тарафыннан даими нигездә юл хәрәкәте өлкәсендә кылынган җинаятьләрне профилактикалау, әлеге юнәлештәге эш нәтиҗәләрен яктырту һәм РФ Җинаять законнарының әлеге категориядәге җинаятьләр кылган өчен җаваплылык каралган нигезләмәләрен аңлату буенча эш алып барыла.

Шулай да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйлануга һәм бозуның аерым төрләрен кылган өчен яжа җинаять җаваплылыгы кертелүгә карамастан, җинаять эшләре саны тотрыклы рәвештә югары булып кала.

Агымдагы елның 10 ае эчендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсенең тикшерү төркеме хезмәткәрләре тарафыннан РФ Җинаять кодексының 264.1нче статьясы буенча 10 җинаять эше һәм 264.3нче статьясы буенча 5 җинаять эше кузгатылды.

Әлеге категориядәге 7 җинаять эше буенча суд каравы нәтиҗәләре буенча гаепләнүчеләрнең җинаятьләр кылганда файдаланган транспорт чаралары дәүләт кеременә конфискацияләнде.

Исегезгә төшерәбез, РФ Җинаять кодексының 264.1нче статьясы автомобиль, трамвай яисә башка механик транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган кешенең кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Әлеге җинаятьләрне кылган өчен төп һәм өстәмә җәзадан тыш, гаеплеләр тарафыннан җинаятьләр кылганда файдаланылган транспорт чарасын конфискацияләү дә каралган.

РФ Җинаять кодексы 104 статьясының 1нче өлешендәге “д” пункты буенча ҖК 264.1нче, 264.2нче яки 264.3нче статьясында каралган җинаять эшендә кулланган транспорт чаралары конфискацияләнергә, ягъни судның гаепләү карары нигезендә мәҗбүри рәвештә түләүсез тартып алынырга һәм дәүләт милкенә әйләндерелергә тиеш. Русия Федерациясе Югары Судының 2023 елның 12нче декабрендәге аңлатмаларына ярашлы, гаепләнүченең җинаять кылганда кулланган транспорт чаралары, әгәр алар гаепләнүчегә караса, шул исәптән аның һәм туганнарының уртак милке булса да, мәсәлән, ир белән тормыш иптәшенең уртак милкендә булса, конфискацияләнергә тиеш. Шулай ук Югары Судның әлеге аңлатмасы нигезендә, әгәр транспорт чарасын куллану, сату яки башка сәбәпләр аркасында конфискацияләү мөмкин булмаса, әлеге предметның бәясе күләмендә конфискацияләнә ала торганы урынына акча җитмәсә яки булмаса, гаепләү карарында суд аның бәясенә туры килгән башка милекне алу турында карар кабул итә ала.

Илдар НУРТДИНОВ,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме начальнигы.

Автор:
Читайте нас: