Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь , 14:57

Хатыныны ковёрга төреп тукмаган

Яшь хатын ирне гел гафу иткән...

Авыргазы районында яшь ир сөйгәнен келәмгә төреп тукмаган. Сәбәбе – яшь хатын ирнең дусларын куып чыгарган. Әмма шулкадәр тукмалганнан соң да яшь хатын ир белән  бергә яшәп калган.

Рөстәм белән Камила Болотинода яшәгән. Кәнфитле-чәчәкле чор тәмамлангач, Камила Рөстәмне – көнләшә, ә Рөстәм аңа, җавап итеп,  кул күтәрә башлаган. Камила гафу итә килгән. Ә бермәлне  дуслары белән хәмер эчеп, кәеф-сафа корып утыруларын өзгәч,  Рөстәм аны чүкеч белән кыйнаган.

Камила полициягә гариза язган. Әмма яшь хатын ирнең “мин үзгәрәм” дигән вәгъдәләренә ышана һәм янә аның белән кушыла. Ә өйдә тәмуг газаплары көткән. Вәхши ир аны  юктан  гаеп табып кыйнаган да кыйнаган. Телефонын тартып алган да бик астына утырткан. Ярый әле келәм белән булган очрактан соң хәлләрен белергә дип участковый килгән.

Нәтиҗәдә Рөстәмне 5 ел һәм 6 ай каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

Онытмагыз! Хатын-кызга кул күтәргән ир-ат үзгәрми. Яңавылда элекке ире кулыннан үлгән Динә Махиянова язмышын искә төшерегез... 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:
Читайте нас: