Иске Балтач. 8 ноябрь - "Балтач таннары". Бүген, 8 ноябрь көнне, Иске Балтачта узган авыл хуҗалыгы тармаклары алдынгылары слетында аграр сәнәгать комплексы эшчәннәренә мәдхия сүзләре күп яңгырады.
-Аграрийлар тырышлыгы белән Башкортстанда азык-төлек иминлеге тулысынча тәэмин ителә. Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармаклары һәм эшкәртү сәнәгате үз халкын гына түгел чит илләрне дә азык-төлек белән тәэмин итә. Узган елда республикабыз кырык дүрт илгә миллион тонна авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлады. Ә быел узган чорда кырыктан аартык илгә 1,5 миллион тонна продукция җибәрүгә ирештек. Һава-климат шартлары авыр килүгә карамастан, игенчеләребез 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алды. Майлы культуралар, шикәр чөгендере тулай җыемы күләмнәрен дә арттыруга ирештек. Бүген үсемлек мае җитештерү предприятиеләре ихтыяҗга караганда җиде тапкыр күбрәк күләмдә продукция эшләп чыгара,- Башкортстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов Балтач районына авыл хуҗаллыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада ясаган чыгышында, районыбыз аграрийларына республиканың төньяк зонасында лидерлыкны тотканнары өчен рәхмәт белдереп.
Ведомство башлыгы вазифаларын башкаручы проблемаларга да тукталып узды. Ул да булса авыл хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсе.
-Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре кадрлар мәсьәләсен үзләре кайгыртмаса, аларга БДАУ да, техникумнар да белгечләрне китереп бирмәячәк,- диде ул, мәсьәләгә җаваплы карарга кирәклегенә басым ясап. Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, федераль дәрәҗәдә үк бу хакта уйланалар. Киләсе елдан Россиядә “АПК өчен кадрлар” милли проекты гамәлгә ашырыла башлаячак.
Ә бәйрәм уңаеннан Башкортстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов төрле предприятиеләрдә хезмәт куючы Илшат Ахтариевка, Нурия Гайнуллина, Ренат Галимов, Маргарита Насибуллина, Рәфис Сафиев, Фәрит Сафин, Айдар Муллануров, Фәнгат Шайбәковларга Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталарын тапшырды.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, бүген районның агросәнәгать комплексын-үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак, дип әйтергә нигез бар. Чөнки тырышлык елдан-ел яхшы нәтиҗәләр белән сөендерә. Быел Игенчеләребез 62 мең тонна ашлык җыеп алды. Сигез мең гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырды. Терлекчелек тармагында да уңышлар бар.
Язгы чәчү, терлек азыгы хәзерләү, урып җыю эшләрен, маллар кышлатуны оештыру өлкәсендә нәтиҗәләр буенча тантанада һәр елны җиүчеләр билгеләнә. Үсемлекчелек т армагы буенча призлы урыннарга “Правда”, АгроПРОФИ”, “Балтач сорт сынау участогы” җәмгыятьләре призлы урыннарга чыкты. Терлекчелек тармагында лидерлыкны “Рассвет”, Луч” җәмгыятье, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” тота. Җңиүче предприиятиеләр тоткан урыннарына тиң Дипломнар белән бүләкләнделәр. Шулай ук “А7АгроРБ”, “Мичуринский” җәмгыятьләренә районның аграр сәнәгать комплексы үсешенә керткән уңышлары өчен район хакимиятенең Рәхмәт Хаты тапшырылды.
Тантанада үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары авыл эшчәннәренә шатлыклы елмаюлар һәм чын бәйрәм кәефе бүләк итте.