Фәнис Минәҗев — район юлларында тәртип тәэмин итүдә иң тәҗрибәле инспекторларның берсе. Ул 30 елга якын юл инспекторы вазифасын башкара. Аны районда белмәгән бер генә водитель дә юктыр. Балтач һөнәрчелек училищесында водитель һөнәрен үзләштереп, Ерак Көнчыгыш тарафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, 1995нче ул милициягә эшкә урнаша. Мәкъсүт Хәлиуллин ДАИ начальнигы булган вакытта эшенең бер нечкәлекләрен төшенә.
— Эшли башлаган еллар белән әлеге вакытны чагыштырганда кешеләр арасында әллә ни аерма юк дияр идем. Элек тә хәзер дә төрле кешеләрне күрергә туры килде.Кайберәүләр үз хатасын аңлап, төзәлү юлына баса. Кемдер гомере буена аңламый. Хәзер техника күп. Күп хатын-кыз руль артына утырды. Ирләр белән чагыштырганда хәмер эчеп руль артына утырган хатын-кызлар күбрәк. Яшьләр беләме, белмиме, хаклымы ул юкмы, үзенекен сөйләргә ярата. Ничек кенә булмасын, юллар тәртип яратканын беркем дә онытырга тиеш түгел, —ди полиция капитаны Фәнис Баян улы.
Аскын районы ир-егете Радимир Яхин 2023нче елдан алып юлларда тәртип саклый. Башкорт архитектура-төзелеш колледжын тәмамлалап, армия сафларында хезмәт итеп, себер тарафларында эшләп кайткач ул полициягә эшкә урнаша. 2018нче елда Балтач полиция бүлекчәсендә полиция хезмәткәре буларак хезмәт юлын ашлый. Оператив дежур ярдәмчесе була, вакытлыча тоту изоляторында дежур ярдәмчесе вазифаларын башкара. Бер ел элек юл инспекторы итеп ДАИгә күчә.
― Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Кайсы өлкәдә эшләсәң жә принципиальлек, максатчанлык сыйфатлары кешедә булырга тиеш дип саныйм. Юллар саксызлыкны, битарафлыкны өнәми, — ди Радимир Рәмил улы.
Эчкән килеш руль артына утыру, тыелган урында узышу, юл кагыйдәләренә буйсынмайның ахыры аянычлы булуын онытмагыз, дип кисәтә инспекторлар.