Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Менә “Служить России” җыры астында Аскын, Балтач, Борай, Тәтешле районнарының яшь барабанчылары сәхнәгә чыкты.
—Барабан маршлары һәрвакыт кешеләрне берләштерү һәм билгеле бер көйгә төгәл көйләү өчен хезмәт иткән. Ә яшь барабанчы кызларның чыгышы, аларның елмаюлары, төгәл ритмга тигез адымнары, чагу костюмнары – чын матурлык, соклану һәм илһам бәйрәменә тиң! — дигән сүзләр белән рухландырды тамашачы һәм көярмәннәрне алып баручы Альбина Гыйльметдинова.
Быелгы “Строй һәм җыр смотры” мәктәп фестивале, алып баручы Айдар Сираев билгеләгәнчә, Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә “Иске Балтач 1нче мәктәбе базасында “Яшь барабанчылар” мәктәп отрядын төзү” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Россия армиясе, элекке заманнардагы кебек үк, үзенең сугышчылары белән дан тота. Аның үткәне данлы һәм лаеклы киләчәге бар. Ә Россия армиясенең киләчәге — ул бүгенге малайлар һәм кызлар.
Чарага һәр катнашучы үзенең бары тик иң уңай сыйфатларын – җаваплылыгын, коллективта көйле эшли белүен, хәрәкәтләренең төгәллеген, максатчанлыгын, бердәмлеген күрсәтергә тырышып зур әзерлек белән килгән иде.
Чара кунаклар катнашлыгында үтте. Алар — Балтач районы Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасимьянова.
Инзилә Әдип кызы катнашучыларны матур чара белән тәбрикләп сәламләде.
Аннары барабанчылар чыгышын бәяләүче судьялар коллегиясе тәкъдим ителде. Баш судья — Инзилә Гасимьянова. Судьялар коллегиясе: хореограф, Балтач районы балалар мәктәбенең "Зөлфия" ансамбле җитәкчесе Раушания Хәсәнова, Борай районы Борай авылының1нче мәктәбе укытучы–оештыручысы Айдар Зарипов, Тәтешле районының “Гөлләрем” ансамбле аккомпаниаторы Алинә Мөрсәлимова, Аскын районының “Яшь барабанчылар” коллективы җитәкчесе Эльвира Вәлиева.
Залда хисап комиссиясе эшләде, ул һәр конкурс сынавына йомгак ясады.
Ә жюри чыгышларны маршлар, башкару техникасы, строй әзерлеге, чыгыш композициясе, тышкы күренеш критерийлары буенча бәяләде.
Фикер алышканнан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урын - Тәтешле районы яшь барбанчылар отрядында. Икенче урын — балтачлыларда. Ә өченче урынны Аскын һәм Борай районы барабанчылары бүлеште. Алар Балтач районы Хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Бу смотр яшь барабанчыларга җитди сынау булды. Балтач районы яшь барабанчылары сынатмады. “Яшь барабанчылар” мәктәп отрядының өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанованың үз эшенең остасы, балаларны яраткан чын педлагог булуын, бирелеп эшләвен күрсәтте. Киләчәктә дә чагу чыгышларыгыз белән сөендерегез, уңышлар сезгә, барабанчы кызлар!
Газим Талипов фотолары
P.S. Бу көнне строй һәм җыр бәйгесе, армспорт буенча “Танып батыры” ярышлары да үтте.
Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша аласыз