Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь , 06:05

Россиядә бәрәңгегә бәяләр арта башлаган

Ни өчен?

Россиядә бәрәңгегә бәяләр арта башлаган
Россиядә бәрәңгегә бәяләр арта башлаган

Тупланган нәтиҗә: Урып-җыю сезоны тәмамлануга карамастан, ни өчен бу яшелчә кыйммәтләнде. Бәрәңге бәясе Россиядә өченче атна рәттән арта, шул ук вакытта уңыш җыю төгәлләнде диярлек. Росстат мәгълүматларына караганда, 8-14 октябрьдә яшелчә 1,3% ка, 15-21 октябрьдә — 2% ка, ә 22-28 октябрьдә тагын 3,1% ка кыйммәтләнгән. Ел башыннан бәрәңге бәясе 54,7% ка арткан. Ваклап сатуда бәяләр артуны кайбер төбәкләрдә теркәгәннәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгының беренчел мәгълүматларына караганда, быел уңыш 15% ка кимрәк җыелган. Ведомствода бәяләрне тоткарлау буенча чаралар күрүләрен хәбәр итткәннәр. Җитештерүчеләр кыйммәтләнүне аномаль һава торышы, шулай ук чәчүлек мәйданнарының кимүе белән аңлаталар. Ваклап сату компанияләре Ассоциациясендә, үз чиратында, сәүдә челтәрләре кулланучылар өчен яшелчә кыйммәтләнмәсен өчен бөтен көчен куя, дип билгелиләр.

Автор:
Читайте нас: