Бай хезмәт биографияле кеше Хәниф Нәҗип улы.
—Гомеремдә эшләмәгән эшем калмады, — дип елмая ул, артта калган еллары турында сорашканда. —Авылдагы “Ключи” лесничествосында станокта эшләүче, Уразай сельпосында товаровед, рәис урынбасары, “Уңыш” кооперативында бригадир, ферма мөдире булдым...
Уразай сельпосында эшләгән еллары совет чорының күпләрнең хәтерендә уелып калган товар дефициты кичергән мәленә туры килә.
—Атнаның биш көне, сеңелем, юлда үтә иде. Бөтен җирдә йөри ала торган ГАЗ - 66 автомашинасында Яңавыл, Уфа, Салават шәһәрләрендәге базалардан бик күп товарлар алып кайтып сәүдә нокталарын тәэмин итәргә туры килде. Сельпо рәисе Рифат Мәхмүтов (кызганыч, күптән түгел вафат булды) белән килешеп тә, аңлашып та эшләдек. Хезмәт елларымны сагынып искә алам.
Тормыш иптәше Розалия Рәфхат кызы белән биш бала (ике кыз, өч малай) тәрбияләп үстергән Әҗмиевлар.
—Тормыш иптәшемне җиде ай тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Баларыма рәхмәт. Ярдәм күрсәтеп торалар. Кайталар, — ди Хәниф абый.
Тормыш ваклыкларыннан өстен булып, өлешенә төшкән сынауларны сабырлык белән җиңеп яши белә ул.
—Моның өчен рухи көч тә кирәк. Ә мин аны матбугат басмаларыннан алам, — диде.
Бирешмәгез, Хәниф абый! Алдагы елларда да бергә булыйк!