Иртәгә күбрәк гаилә белән булу киңәш ителә: туганлык бәйләнешләре ныгый.
Борынгылар 30 октябрьдә мотлак рәвештә мунча якканнар. Тик менә мунчаны көннең беренче яртысында керергә кирәк. Шулай булса, барлык булган авыруларың югала, сәламәтлегең ныгый.
Киләсе 365 көнгә тормышны яхшыртуның тагын бер ысулы – булган бурычыңны түләү яки вәгъдәне үтәү. Бу көнне бурычларыңнан котылсаң, барлык тормыш авырлыклары да артта кала, дип саналган.
Ата-бабаларыбыз бу көнне йомырка пешергәннәр. Тик менә аның кабыгын ташламаганнар.
Шул кабыкны җыярга, вак итеп вакларга һәм өйнең дүрт почмагына салып чыгарга кирәк икән. Шулай эшләсәгез, өйдә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу булачак, дип санаган алар. Икенче көнне шул кабыкларны тавыкларга чыгарып бирергә кирәк булачак.
Бу көнне сөйгән ярларыгыз белән дә сак булыгыз: ызгыш-талаш тиз арада араларыгызны бозачак.
30 октябрьдә башка кеше балдагын киеп карарга ярамый. Югыйсә сез балдак хуҗасының барлык булган бәхетсезлеген үзегезгә “тартып аласыз”.
Билгеләр буенча, әгәр дә бу көнне өй җыештырырга булсагыз, өйдән кирәкмәгән әйберләр, чүп-чар чыгарырга ашыкмагыз, чөнки гаилә бәхетен дә очраклы рәвештә ташларга мөмкинсез.
Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.