Инвалидларның барысы да сәяхәт итү мөмкинлегенә ияме? Туристик маршрутларга чыга аламы? Алар нинди авырлыклар белән очраша? Сөйләшү барышында шушы сорауларга җавап эзләделәр.
“Башкортстанда уңайлы туризм” исеме астында оештырылган түгәрәк өстәлдә туризм өлкәсендә федераль спикерлар, турфирма җитәкчеләре, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, укытучылар һәм студентлар, республиканың эшкуарлык һәм туризм министрлыгы вәкилләре фикер алышты. “Русия инвалидларының спорт берлеге” төбәк вәкиле, “Уңайлы мохит” Милли үзәге” оешмасы эксперт үзәгенең генераль директоры Максим Кожухов секциянең модераторы булып чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәлне ачып, БР эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Ансар улы Галин болай диде:
- Туризм объектларыннан барлык кешеләр дә бертигез дәрәҗәдә файдалана алсын өчен, бу турында сөйләшеп кенә калмаска, ә шушы юнәлештә нинди механизмнарны эшләтеп җибәрергә кирәклеге турында фикер алышырга тиешбез. Башкортстан социаль проектларны гамәлгә ашыру буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Республика 2011 елдан социаль туризм проектларында катнаша. Илдә беренчеләрдән булып балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар һәм пенсионерлар өчен социаль турлар оештыра башладык. Республикада тупланган тәҗрибә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү буенча системалы эш өчен нигез булырга тиеш, дип исәплим.
Спикер бу юнәлештә системалы эш алып барырга кирәклеген ассызыклады: инвалидлар сәяхәт итә алсын өчен, бу өлкәдә туризмны үстерергә кирәк.
Башкортстанда уңайлы туризмны үстерү турында Русия инвалидларының спорт берлеге президенты Флүр Нурлыгаянов сөйләде:
- 12 ел дәвамында без биредә актив туризм фестивале үткәрәбез. Инвалидлар өчен маршрутлар булдырабыз, безгә 10-15ләп төбәктән киләләр, - диде ул.
РФ Иҗтимагый палатасы эксперты, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең ирекле сертификация системасын эшләүче һәм әйдәп баручы эксперты Лев Борисович Гутман түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын үз эшчәнлегендә инвалидларга йөз тоткан бизнес өчен преференцияләр булдыру кирәклегенә юнәлтте.
– Минемчә, бизнес – хакимият бәйләнеше җитәрлек дәрәҗәдә координацияләнмәгән, - дип белдерде Гутман. - Бу күп төбәкләр проблемасы. Бизнес еш кына акча юклыкка зарлана. Шул ук кунакханә хуҗалары аларның бинасы иске, кунакханә номерлары аз һәм шуңа күрә алар анда инвалидлар өчен шартлар тудыра алмыйбыз, диләр. Бизнеска ярдәм итәргә, киңәш бирергә, аңа мондый эшчәнлекнең ни өчен кирәклеген аңлатырга кирәк.
Спикерлардан Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы тотрыклы үсеш гильдиясе рәисе Анна Золоторевская чыгыш ясады, Ярославль өлкәсенең туризмны үстерү үзәге директоры Лилия Фәрит кызы Нурова үз төбәгендә инклюзив туризмны үстерү турында сөйләде. Русиянең атказанган спорт мастеры, 4 тапкыр параолимпия чемпионы Ирек Айрат улы Зарипов үз чыгышында: “Монда сөйләшенгән сүзләр, төпле фикерләр һәм киңәшләр сүзләр булып кына калмасын, ә файдалы гамәлләр булып тормышка ашсын иде”, - дигән теләк белдерде.