Новости
20 Октября 2024, 14:49

Башкортстанга яңгырлар килә

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Башкортстанга яңгырлар киләБашкортстанга яңгырлар килә
Башкортстанга яңгырлар килә

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, иртәгә, 21 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын, көньяктан көчле. Һава температурасы төнлә -1, -6, урыны белән +4, көндез +7,+10 градус.

22 октябрьдә һава торышы сизелерлек явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Шулай да урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7, урыны белән +3, көндез +7,+11 градус.

23 октябрьдә яңгырлар көтелә. Һава температурасы төнлә -1, -5, көндез +8,+12 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас