Роберт Хәсәнов — Көмьязы авылы егете. Балтач һөнәрчелек училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергәннән соң, Уфа шәһәрендә водитель булып хезмәт юлын башлый. Биредә ул өч ел эшли. 2016нчы елдан алып ул Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә КАмаз водителе буларак көч сала. Кышын юлларны чистарта, ком сибә, Вострецовадан төзелеш материаллары ташый.
Тырыш водительгә 2022нче елда Транспорт хезмәткәрләренәңһөнәри союзыныңаермалы билгесе тапшырылды.
—Роберт җаваплы, уңган, тырыш эшчеләрнеңберсе. Төнлә, сәгать өчтә яки дүрттә тә чакыртып алган чаклар күп. Техникасы һәрвакыт төзек. Эшне җиренә җиткереп башкара. Мондый хөрмәткә, һичшиксез, лаек ул, —ди аның хакында участок начальнигы Рәмил Гыйльмияров.
Роберт сыман уңганнар булганда эшләр алга барыр, Аллаһы боерса.
Рифина НИГАМӘЕВА.