Иске Балтач. 10 октябрь - "Балтач таннары". 1990 еллар ахырында һәм 2000 еллар башында элекке союздаш илләрдә сәяси киеренкелек башлангач, тамырлары Россиядән булган бихисап якташларыбыз туган якларына кайтырга мәҗбүр булды. Качак булып. Кайткач гражданлык алу мәсьәләсе! Хәер монысына кадәр дә әлләникадәр газаплар чигәргә туры килде кайбер качакларга. Акчасызлык...
Райондашыбыз моннан егерме биш ел чамасы әлек булган бер гыйбрәтле вакыйга турында сөйләде.
Башкаладан Иске Балтачка кайтып килә икән. Автовокзалда Уфа-Иске Балтач автобусының кичке рейсына пассажирлар күп. Автобус кузгалырга берничә минут алдан пассажирларны утырта башладылар. Һәркем утыргычларда үз урынын алды. Әйберләрен күтәреп, кече яшьтәге улын җитәкләп, егерме-утыз яшьләрдәге бер ханым да килеп керде автобуска һәм буш утыргычларда урын алдылар. Ә пассажирлардагы билетлар барлыгын, юклыгын контролер тикшерә. Боларның билетлары юк. Контролер боларга автобустан чыгарга кушты.
-Зинһар, безне куып чыгармагыз әле. Казахстаннан кайтып килүче качаклар без. Акчабыз юк. Уфага кадәр дә бик авырлык белән кайтып төштек. Хәлебезгә керегезче, безнең Уфада тукталыр урыныбыз юк, Балтачка кайтып җитәргә кирәк,- дип елап, ялварып карады ханым контролерга. Ләкин тегесе моны ишетергә дә теләмәде.
Билетсыз ханымны баласы, багажы белән бергә салоннан куып чыгардылар да, автобус ишекләрен ябып, кузгалып китте.
Бу хәлне исемә төшереп, юл буена уйланып, авыр хәлдәге ханымны кызганып кайттым. Безнең халыкныкы төштән соң бит ул. Ник шул чакта ул ханымга ярдәм итмәскә? Уфадан Иске Балтачка автобус билеты хакы ул чакта унбиш сум тора иде. Ул ханым үзе сорамаса да, аңа билет сатып алу өчен акча бирә ала иде бит андагы пассажирлар.
“Бу хәл күз алдыма килсә, хәтта төннәрдә уянган чагымда да кыен булып китә үземә. Шул минутларда ул ханымга унбиш сумымны чыгарып биргән булсам, никадәр савап алган булыр идем,”- ди әлеге күңелсез вакыйганы күз алдыннан үткәргән ханым.
Икенче көнне ул иртүк Иске Балтачтагы автостанциягә юлланган. Әлбәттә, сменада бу көнне икенче водитель. Хәлне аңлата да автобус йөртүчегә акча бирә.
-Автовокзалда акчасыз, кече яшьтәге улын җитәкләп, Иске Балтачка кайта алмый йөргән ханымны күрсәң, зинһар, мин биргән акчага билет сатып алдырып, автобусыңа сыендыр, -дип үтенә.
Тик автобус водителе аларны вокзалда очрамый һәм билетсез ханым автобус тирәсендә чуалмый бу көнне. Нәтиҗәдә, водитель акчаны миһербанлык күрсәтерә теләгән ханымга кире кайтарып бирә.
Ә кыен хәлдә калган гаилә язмышы бу вакыйга шаһитын әле дә борчый. Кайтып җитә алдымы икән билетсыз ханым улы белән Иске Балтачка? Бәлки, кайтып җитеп, урнашып бүген бик матур гомер кичереп ятадыр. Мөгаен, бу юллар аша ул үзен таныр һәм безнең белән бәйләнешкә чыгар.
Фото: сгенерировано роботом.