10-11 октябрьдә Җирдә 10 баллы шкала буенча 8 баллы көчле магнит давылы көтелә. «Фобос» үзәгендә аңлатуларынча, чәршәмбе иртәсендә Кояш составында протуберанец (кызган газ фонтаны) булган гаять зур плазма болытын Җир ягына сипкән. Ул гаять зур тизлек белән хәрәкәт итә, һәм магнит дулкыннары пәнҗешәмбе үк башланыр дип көтелә.
Иң югары ноктасында алар җомга ахырына кадәр дәвам итәчәк, аннары 8дән 6 баллга кадәр кимиячәк. Ял көннәрендә магнит давылының көче басылачак.
Метеобәйле кешеләр баш авыртуы һәм кан басымы сикерүләре белән интегергә мөмкин. Табиблар күбрәк саф һавада булырга, авыр эш эшләмәскә һәм җитәрлек күләмдә су эчәргә киңәш итә.