Элвин Грей (Радик Юльякшин) хастаханәгә эләккән. Бу хакта Башкортстанның халык артисты үзенең телеграмма-каналында хәбәр иткән. Урнаштырылган видеода артист бераз салкын тидерүен, гландасы шешүен билгеләп үткән. Әмма чынлыкта ул үз алдына глобаль максат куйган-тулысынча тикшерелергә.
-Мин тулы чек-ап узарга, бөтен анализларны тапшырырга булдым. Менә мин палатада утырам, ашаттылар, ЭКГ ясадылар. Кыскасы, ел саен тикшерү узарга, анализларны баштанаяк тапшырырга булдым. Организмда бернинди авыртулар булмасын өчен барысын да карыйм, - дип уртаклашты артист.
Ахырда Элвин Грей барысына да үзенең сәламәтлеген күзәтергә киңәш иткән. "Бу иң мөһиме!"- дип искә төшергән артист.
Башинформ