Богдан авылында музейның тышкы ягын буяу эшләре оештырылды. "Авылда яшәгән хатын-кызлар бригадасы тиз арада эш итте. Рәхмәт булышучыларга, чарада катнашучыларга. Ә кемнәр инде бу көнне килә алмады, һич тә кайгырмагыз, икенче як стенасы калды әле, шунысын буяганда килерсез",- диеп уртаклашты "Богдан яңалыклары" чатында Фәридә Аскарова, дип язды Богдан авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Фирүзә Әбделхакова социаль челтәрләрдә.
Уңган, бердәм халык яши шул Богданда.