Новости
10 октябрь 2024, 05:46

Балтачның теш табибына медаль тапшырылды

Үзәк район дәваханәсе стоматологы Ирек Вәлинуровка озак еллар намуслы хезмәте өчен "Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау өлкәсендә салган тырыш хезмәте өчен" медале тапшырылды.

Балтачның теш табибына медаль тапшырылдыБалтачның теш табибына медаль тапшырылды
Балтачның теш табибына медаль тапшырылды

Ирек Вәлинуровның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язу— Балтач үзәк район дәваханәсе.  Ирек Сәбих улының хезмәт юлы 1982нче елда башлана. Кырык ике ел дәвамында ул балтачлыларның сәламәтлеген кайгырта.  Ђитди эшендә бишенче дистә ел тырышып көч сала ул.

Республика көне алдыннан  Ирек Вәлинуровка әлеге медальне үзәк район дәваханәсенең  баш табибы Салават Гыйльметдинов тапшырды.

-Эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телим, ары таба да балтачлылар сәламәтлеге сагында торырга язсын,— диде ул.     

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас