- Малайлар! Аякларыгызны салып керегез. Күтәрмәне кичтән ком белән ышкып юдым.
Балтач районы "Җиңү Байрагы" редакциясенә керергә килгән яшь ике малайны: Нөркәдән Рәзиф Зиятдинов белән Гафурҗан Әхмәтҗановны, редакциядә җыештыручы хатын шулай туктатты:
- Апа! Ни эшләп безнең аяк киеме булсын, тәпиләребез Нөркәдән Балтачка килеп җиткәнче шулай карайды бит, ташлы юлдан түгел, Сәйтәк ягыннан, балчык юлдан атладык.
- Алай булгач, галушларыгыз белән керәсез инде, алары чиста калгандыр ич?
Редакциядә исә малайларны бик усал шагыйрь абыйлары — Әлхәс Миндияров каршы ала:
—Безнең шагыйрьләр килгән ич, бу юлы нинди иҗат җимешләрегез белән килдегез инде, егетләр?
Ул озак итеп малайларның язмаларын укый, ара-тирә мактап та ала.
— Бик матур табышлар бар, әмма гәзиткә бирерлек түгел әле, төзәтеп, яхшырак якка үзгәртеп китерегез!
Малайлар Миндияровның саран мактавына җир-күк сөенеп, тәнкыйте өчен үз артыннан аның белән нык кына бәхәсләшеп, ач, әмма канәгатьлек белән янә яланаяк туган Нөркә авылына кайтып та җитәләр.
Гафурҗан бераздан әйтте. "Мин шагыйрь булмамдыр, рәссам булырмындыр, осталыгым бар, Балтачка башка бармам инде".
Рәзиф исә үҗәтлек белән юлын дәвам итте, шигырьләр белән бергә мәкаләләр дә яза башлады. Ә инде Борай районы Яңа Кизгән мәктәбендә укый башлагач, аны, яшь хәбәрчене, семинарларга да чакыра башладылар. Мәктәпнең бик популяр «Чәнечке» стена гәзите редакторы иде. Мәктәптән соң Балтач районы Ленин исемендәге колхозда төрле эштә, ә аннары тракторчы булды. Армиядән соң, хәрби һава көчләре отличнигы булып кайткач, яугир егет Борайда төзелештә бригадир булып эшләгәндә, цемент капчыгы өстенә кәгазь куеп мәкаләләр яза иде. Төзелеш начальнигы исә аңа:
—Зиятдинов, сине мастергә укырга җибәрәбез, әзерлән, — дип тәкъдим итте.
— Юк, мин журналист булачакмын.
—Таптың эш, айга 100 тәңкә оклад ал да көне буе баш ват, ә бездә 150 сум оклад, төзелештә башкасын, нәрсәләр барын беләсең инде...
Төзелештән Рәзифне Борай районы “Алга” гәзите редакциясенә эшкә чакырып алдылар. 45 ел гомере биредә хәбәрчедән баш редактор урынбасарына кадәр сузылды. Шул елларда ул республикада чыга торган “Кызыл тан, “Өмет” "Известия Башкортостана", гәзитләре,”Тулпар,”Һәнәк” журналлары, Башкортстан телевидениесе, Башкортстан радиосы хәбәрчесе булды,”Тулпар “һәм “Өмет”нең лауреаты иттеләр, исеме” Кызыл таң”ның "Почет кенәгәсе"нә кертелде. Райком инструкторы эше дә, депутат мәшәкатьләре дә калмады. Башта СССР Журналистлар союзы, аннары Русия һәм Башкортстан журналистлар союзы әъзасы булды. 50 ел элек Борай районында "Бөреләр" әдәби түгәрәген оештырды.
Әлбәттә, иң зур уңыш булып 5 әдәби китабы тора.”Җылылык бирә шигырьләр”, “Замана имтиханы”,” Мин кешеләрне яраттым”,”Дөнья табышмак”, “Еламас өчен көләм” китаплары Балтач, Борай район китапханәләрендә бар. Башкорстстан язучыларының “Балкыш” конкурсында җиңүче булды.
Әлбәттә, язучы, журналистның иҗаты хакында күп язарга мөмкин.
65 яшендә, лаеклы ялга чыккач, Рәзиф Рәхим улын Борай районы ветераннар советына совет рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар. Бүгенге көндә дә, 75 яшен тутырганда, ул сайланган вазифасында эшләвен дәвам итә. Башкортстанның атказанган матбугат һәм информация чаралары хезмәткәре үткәне белән горурлана ала.
Фәнзия МАКСЮТОВА, шагыйрә, Башкортстан язучылар союзы әгъзасы