Әбҗәлил районының Ташбулат авылында кәрәзле элемтә вышкасы ауган. Ул 35 километрга кадәр радиуста мобиль бәйләнеш белән тәэмин иткән булган.
Билгесез кешеләр вышканың беркетү болтларын сүтеп алганнар, һәм ул, электр линиясен эләктереп, ауган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Бу гамәлләрдән финанс зыян 3 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу авылда мондый хәл беренче генә түгел. 2021нче елда вышканы трактор белән этеп аударган булганнар. Сәбәбе – авыл халкы риза түгел. Алар вышка халыкның сәламәтлегенә зур зыян китерә, дип уйлый.
Соңгы вакытта авылларда кәрәзле элемтә вышкалары урнаштырыла. Кешеләрне бу берникадәр борчуга сала. Ләкин кайгырырга сәбәп юк. Аларның кеше организмы өчен бөтенләй дә зыяны юк.
Кәрәзле элемтә операторларының база станцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү, шулай ук, рөхсәт ителгән электромагнит нурланышы дәрәҗәсе дә закон белән көйләнә һәм вәкаләтле дәүләт органы ("Роспотребнадзор") тарафыннан контрольдә тотыла.