Новости
9 Октября 2024, 06:09

Башкортстанда мөгезле контрабандистлар тоткарланган

Башкортстанга Оренбург өлкәсеннән легаль булмаган юл белән 110 баш  сарык алып кайтырга маташканнар

Башкортстанда мөгезле контрабандистлар тоткарланганБашкортстанда мөгезле контрабандистлар тоткарланган
Башкортстанда мөгезле контрабандистлар тоткарланган

Толбазы. 9 октябрь - "Балтач таннары". Башкортстанга Оренбург өлкәсеннән легаль булмаган юл белән 110 баш  сарык алып кайтырга маташканнар.

Күптән түгел  Россельхознадзорның төбәк идарәсе  хезмәткәрләре  ДАИ белән берлектә рейд үткәргән. Аның барышында Авыргазы районы Ишле  авылы янында «Газель» автомашинасын туктатканнар. Автомобиль кузовында 110 баш  мөгезле вак  терлек  булган. Ләкин тикшерү барышында водитель ветеринария хезмәтеннән бирелгән озату документларын күрсәтә алмаган. Моннан тыш, кайбер хайваннарның  биркасыз  булуы ачыкланган.

Машина йөртүчегә хокук бозу өчен кисәтү ясалган, ә хайваннарны Оренбург өлкәсенә кайтарганнар һәм алга таба тикшерү өчен җирле күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Автор:
Читайте нас