Новости
9 октябрь 2024, 11:16

Алма агачларыгыз каралганмы?

“Россельхозцентр”ның  Балтач районы буенча әйдәп баручы агрономы Рәүзәнә Хәмәтнурова Балтач бакчачыларына киңәшләрен җиткерде.

Алма агачларыгыз каралганмы?Алма агачларыгыз каралганмы?
Алма агачларыгыз каралганмы?

Бакчада әкренләп агачларның яфраклары коела. Хәзер агачларны төрле бөҗәкләргә каршы химикатлар белән эшкәртеп  сиптергәнче башта түбәндәге эшләрне эшләгез. Карт агачларны иске каерысыннан чистартырга кирәк.  Өске куба торган катламын гына чистартыгыз. Ни өчен чистартырга кирәкме?  Беренчедән, ул каеры асларына кышка корткыч бөҗәкләр кышларга кача, шунда күкәйләре кышлый. Икенчедән, агач чери башларга мөмкин. Өченчедән, мүк, лишайниклар баса. (Мүк, лишайниклар булса аларны кырып төшерергә кирәк. Чөнки аларда да бөҗәкләр, корткычлар кышлый, гөмбәли). Дүртенчедән, төрле бактерияләр, гөмбәчекләр шунда була. Иске каерысыннан чистарткач агачка "суларга" җиңел була. Уңышы яхшыра. Чирләргә бирешми. Каерысыннан, лишайниклар, мүкләрдән чистартканнан соң шул урыннарны тимер купоросы белән эшкәртегез. Яхшылап сиптерегез. (100 грамм тимер купоросын 10 литр суга җебетегез). Яралары булса сылагыз.  Октябрь ахырларында кәүсәләрен агартыгыз. Кышка буяу белән  эшләү яхшы нәтиҗә бирә. Махсус буяулар бакчачылар өчен кибетләрдә сатыла. Чистарткан барлык чүбен яндырыгыз яки ташлагыз. Участокта калмасын.

Шушы киңәшләрне истә тотып эш итсәгез, бакчагыз мул уңыш белән сөендерер.

Рәүзәнә Хәмәтнурова, “Россельхозцентр”ның  Балтач районы буенча әйдәп баручы агрономы 

Алма агачларыгыз каралганмы?
Алма агачларыгыз каралганмы?
Алма агачларыгыз каралганмы?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас