Новости
8 октябрь 2024, 10:07

Журналист Павел Самойлин "Батырлык ордены"на лаек

Журналист һәм күпбалалы әти Павел Самойлин Русия Президенты указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Журналист  Павел Самойлин "Батырлык ордены"на лаекЖурналист  Павел Самойлин "Батырлык ордены"на лаек
Журналист Павел Самойлин "Батырлык ордены"на лаек

Павел Самойлин 2023 елның ноябрендә контракт буенча махсус хәрби операция уздыру зонасына хезмәт итәргә китте. Ул «Кайтыр» дигән позывной алды.   Быел апрель башында хәрби хезмәткәр могҗиза белән исән калган. "Кайтыр" хәрби операция вакытында дрон-камикадзе һөҗүменә дучар булган. Сугышчы каты яраланган, аңын югалткан, дүрт көн хәрабәләр астында яткан. Дошман уты басылгач, хезмәттәшләре сугыш урынына әйләнеп кайткан һәм иптәшләрен эвакуацияләгән. Аларның берсе Бишбүләкта туган, аның позывное - «Колос».

Быел июльдә БСТ эфирында Павел Самойлин фронтта иң куркынычы нәрсә булуын сөйләгән иде.

"Яраланган килеш берничә тәүлек дәвамында нейтраль полосада ярдәм көтәчәгең, мондый хәлгә тару ихтималлыгың турында беркайчан да уйланмыйсың. Ләкин иң мөһимен әйтәм: курку - нормаль күренеш. Ә инде сезне курку җиңсә һәм яуга керергә, дусларыгызга ярдәм итәргә курыксагыз, монысы нормаль күренеш түгел. Бу - иң куркынычы", - диде Павел Самойлин.

Павелга 52 яшь. Аның биш баласы бар, оныгы үсеп килә.

Автор:
Читайте нас