Новости
8 октябрь 2024, 06:38

Борай районында туристик объектлар төзекләндерелгән

Борай районы Иске Тазлар авылы янындагы Аккош күле яңа төс алды

Борай районында туристик объектлар төзекләндерелгәнБорай районында туристик объектлар төзекләндерелгән
Борай районында туристик объектлар төзекләндерелгән

Борай. 8 октябрь - "Балтач таннары". Борай районы Иске Тазлар авылы янындагы Аккош күле яңа төс алды.

Борай районында авыл территорияләрен комплекслы үстерү программалары тормышка ашырылган.

Күптән түгел Борай районында шушы программа буенча төзекләндерелгән  ике  объект  сафка кертелгән.  Бу хакта БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәми сайтында хәбәр ителә.

Программага ярашлы, Иске Тазлар авылы янында, Кизгән  елгасы буендагы Аккош күле тирәсе дә яңа төс алды.

Биредә тукталучылар күп. Чөнки ул  олы юл буенда урнашкан. Объектны төзекләндерүгә 4,6 миллион сум күләмендә акча юнәлтелгән.   Моның 3,2 миллион сумын  федераль һәм төбәк бюджетларыннан субсидияләр тәшкил итә.

Моннан тыш, Борай авылында Сару елгасы яры буенда 5,7 миллион  сумга  җәяүлеләр юлын төзекләндергәннәр. Моның дүрт миллион  сумы  субсидияләр.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программаларын тормышка ашыру өчен муниципалитетларга 74 миллион сумнан артык акча  бүлеп бирелгән, шуның 58,3 миллион сумы — федераль бюджет акчалары.

Автор:
Читайте нас