Новости
3 октябрь 2024, 10:19

Бухгалтерлар 9 миллион сум акчаны кесәләренә салган

Балаларның акчаларын алып ятмасалар инде...

Башкортстанда колледж бухгалтерлары студентларның тугыз миллион сум акчасын үзләштергән.

Благовещенның күппрофильле колледжы бухгалтериясенең дүрт хезмәткәренә карата  суд шартлы рәвештә дүрт елдан алты елга кадәр иркеннән азату итү турында карар чыгарган. Аларны аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепле дип тапканнар.

2015 елдан 2021 елга кадәр бухгалтерлар студентлардан, ятим балалардан, шулай ук аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдән булган укучыларның стипендияләрен урлаганнар. Моның өчен хезмәткәрләр түләүләрне исәпләү системасына шәхси мәгълүмат керткәннәр. Бу ысул белән мошенниклар тугыз миллион сум акча “эшләгән”.

Автор:
Читайте нас