Новости
3 октябрь 2024, 04:59

Балтач районында сулыклар саклана

2019 елдан “Экология” милли проекты тормышка ашырыла.

Балтач районында сулыклар сакланаБалтач районында сулыклар саклана
Балтач районында сулыклар саклана

«Экология» милли проекты Россиядә 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Аның максаты — әйләнә-тирә мохиткә кире йогынтыны киметү.

Милли проектның бер юнәлеше — Елга һәм күлләрне саклау. Балтач районында күп кенә күлләрнең, башка сулыкларның һәм елгаларның экологик торышын яхшырту буенча эш алып барыла. Яз, җәй, көз айларында күп халык катнашлыгында чистарту өмәләре үткәрелә. Аннан да бигрәк, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм мәктәпләрдә экологик культураны буенча эзлекле чаралар даими үткәрелә.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас