Новости
2 октябрь 2024, 05:29

Әнгам Атнабаевның оныгы СВОга киткән

Таһир Атнабаевны махсус хәрби операция зонасына 30 сентябрьдә озаттылар.

Таһир Атнабаев - депутат Марк Газизовның ярдәмчесе.
 
Танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның оныгы Таһир Атнабаев та СВОга киткән. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев хәбәр итте.

─ Отпуск тәмамланды, һәм безнең коллегаларыбыз сугышчан бурычларга әйләнеп кайта, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. ─ Алексей Локотченко, ике тапкыр яралануга карамастан, Курск өлкәсенең тыныч халкын яклау өчен яңа контракт төзеде. Ул “Пятнашка” интернациональ бригадасының “Архангел” штурм отряды составында сугышачак. Аның белән алгы сызыкка өч ярдәмчесе, шулай ук депутат Марк Газизовның ярдәмчесе – танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның оныгы Таһир Атнабаев та китә. Аларга уңышлар телибез һәм җиңү белән көтәбез.

Ә без үз ягыбыздан Русия суверенитетын саклаучы якташларыбыз хезмәт иткән, алгы сызыкта булган бүлекчәләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Фронтка ярдәмне барлык депутатлар да күрсәтә. Махсус хәрби операция максатларына ирешкәнче шулай булачак.

Һәр яугирнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз!

Автор:
Читайте нас